Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Европа берлеге белән ассоциация килешүен имзалады


Украина, Грузия, Молдова башлыклары бүген Брюссельдә Европа берлеге белән икътисади һәм сәяси килешүләрне имзалады.

Украина президенты Петр Порошенко Европа берлеге ассоциациясенең икътисади өлешен имзалады. Молдова һәм Грузия икътисади өлештән тыш, сәяси ягы турында да килеште.

Украина һәм Европа берлеге белән килешүнең сәяси өлеше 21 март көнне Бельгия башкаласында Украина премьер-министры Арсений Яценюк тарафыннан имзаланды. Икътисад өлкәсендә килешү Украинаның Европа берлеге белән ирекле сәүдәгә керүен истә тота, ә бу исә Европа товарларына бәяләрне киметү һәм Украина экспортын арттыргау мөмкинлек бирә.

Брюссельдә чыгыш ясап Порошенко әлеге хыял тормышка ашу Украинага кыйммәткә төшүен әйтте. Документны имзалау чарасын ул әлеге хыялның тормышка ашуы өчен көрәштә корбан булганнарга ихтирам белдерү дип атады.

XS
SM
MD
LG