Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:43

ММЧ:Кырымтатар программалары хезмәткәрләре эшеннән азат ителә башлады


«Кырым» дәүләт телерадиокомпаниясенең кырымтатар программалары иҗади төркеме җитәкчесе Сәитислам Кишвиев эшеннән азат ителгән. Бу хакта QHA мәгълүмат агентлыгына ул үзе хәбәр иткән.

«Башта җитәкчелек миңа үз теләгем белән китү турында гариза язарга кушты, мин баш тарттым, аннары инде үзләре азат итте. Моны алар безнең кырымтатар телендәге тапшыруларның урысчага сүзгә-сүз тәрҗемәсе булмау белән аңлатты, әмма ширкәт җитәкчелеге тарафыннан тиешле җиһазлар һәм яхшы тәрҗемәче белән тәэмин итү булмады Тапшыруларны урысчага тәрҗемә итү тәкъдиме белән берничә ел элек мин үзем чыккан идем. Мин моны Кырымдагы урыстелле халык аңласын өчен эшләдем», диде Кишвиев.

Аны сәбәпсез үз вазифаларын систематик рәвештә башкармау маддәсе нигезендә эштән җибәргәннәр.

XS
SM
MD
LG