Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:38

Бүген 27 июньдә, кояш баю белән, Рамазан ае керә. Мөселманнар уразаны 28 июньнән тота башлый.

Кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап бетереп фарыз уразаны тоту өчен ният кылына.

Кояш баеп, чираттагы көннең уразасы тәмамлангач, бер чеметем тоз яки бер йотым су, шулай ук хөрмә кебек татлы җимешләр белән ифтар кылына.

Сәгать ярымнан соң исә кичке намазлар – ястү белән тәравих вакыты керә. Беренче тәравих инде бүген үк укыла.

Ураза тотучы кеше билгеле вакытта ризыктан, яман сүздән, якынлык кылудан тыелып торырга тиеш.

XS
SM
MD
LG