Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанны саранча баса


Башкортстанның Баймак, Әбҗәлил, Учалы, Зилаер һәм Белорет районнарын саранча басып алу сәбәпле, әлеге биш районда гадәттән тыш хәл игълан ителде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча баш идарәлеге башлыгы урынбасары Закир Хуҗиәхмәтов сүзләренчә, саранчалардан 50 мең гектардан артык җир зыян күргән. Аларның таралуына авыл хуҗалыгы җирләренең җитәрлек эшкәртелмәве сәбәпче.

Саранчалар тагы 15 районда тарала башлаган. Аларга каршы фитосанитар чаралар үткәрү өчен 45 миллион сум акча таләп ителә. Федераль үзәк бүгенге көндә тик 2 миллион сум гына акча бүлгән.

XS
SM
MD
LG