Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:05

"Булгария" фаҗигасендә гаепләнүчеләргә хөкем карары 3 июльдә чыгарылачак


Бүген Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсенндә "Булгария" корабы субарденаторы Светлана Инякина соңгы сүз белән чыгыш ясады. Аның чыгышы кыска булды. «Мин мәхкәмәне кешелекле карар кабул итәргә чакырам», диде ул.

Гаепләнүчеләргә хөкем карары киләсе атнага – 3 июльдә чыгарылачак. Билгеле булганча, 25 апрель көнне прокурор Инякинага – 14,5 ярым, Яков Ивашовка -7 ел, Рамил Хамитовка – 6 елда ун ай, Владислав Семенов һәи Ирек Тимергазиевка – 8 ел ирекләреннән мәхрүм итүне сораган иде.

"Булгария” корабы фаҗигасенә һәлак булучыларның туганннары тарафыннан рухи зыянны компенсацияләү турындагы дәгъва белдерү күләме 201,6 млн. сум тәшкил итә. Матди зыян күләме – 236 399 сум.

"Булгария" 2011 елның 10 июлендә Болгардан кайтышлый батты. Көймәдә булган 211 кешенең 122-се, шуның 28 балалар иде. Исән калучыларны "Булгария" яныннан үтеп барган "Арабелла" көймәсе коткарды.

XS
SM
MD
LG