Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:37

"Тәртип FM"ның нигезендә әдәп-әхлак, тәрбия ята


"Татарның ретро җырларына халык сусаган булган. Тыңлаучыларыбыз көннән-көн арта", ди быелның 16 апрелендә яңа сулыш белән эшли башлаган "Тәртип FM" радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова.

Ризәлә ханым, ничек сез инде билгеле татар телле радиодан китеп яңа гына ачылган радиога эшкә килә алдыгыз?

– Кечкенәдән җитәкче буларга омтылган, карьера өчен эшләүче кеше булмасам да, иҗат, рухи азык җитмәү шушы эшкә алып килде.

"Тәртип FM" берничә ел элек ачылып караган, үзенең тавышын ишеттергән радио. Ул вакытта ук монда эшләргә теләгән идегезме, әллә кызыксынуыгыз быел гына арттымы?

– Әйе, Тәртип 2008 елның июнендә беренче тапкыр авыз салды. "Татар радиосы"нда 13 ел эшләдем, Аллага шөкер. 2008 елда Тәртипкә эшкә килергә тәкъдим килгән иде. Алла рәхмәте, ул вакытта "Татар радиосы"нда музыкаль мөхәррирдән баш мөхәрриргә күтәреп куйдылар. Шулай итеп, ул вакытта эшемне алыштырмый калдым һәм ул хәерлегә дә булган. Соңгы тәкъдимне мин ярты ел уйладым. "Татар радиосы"нда бөтен эшне беләсең, карап торышка эшләмисең дә кебек, шуңа каядыр китү сәер күренеш. Алай да, яшь арткан саен уйлар арта, робот кебек бер урында нишләп утырам соң әле дигән сораулар туа, рухи азык җитми башлый. Монда материал якны да уйламыйсың, чөнки алдагы эшемдә хуҗалар тиешенчә кайгырттылар, аларга бары рәхмәтләремне җиткерәм.

Тәртипкә килсәк, киләчәге бик үк билгеле булмаган, күңелгә якын эшкә күчтем дип саныйм. Мин генә түгел, кара-каршы утырып эшли торган хезмәттәшем Ләйлә Ялалова да 13 ел буе Мөслим телерадио ширкәтендә эшләгән урынын калдырып Тәртипкә килде. Бер дә үкенмибез, халыкка кирәкле гамәл эшләвебезгә ышаныч зур. Без, иҗат кешеләре, читтән, бәлки, сәер булып күренәбездер, әмма рухи азык бик мөһим.

Эстрада җырларын популярлаштыручы радиода эшләгәндә дә сезгә ретро җырлар якын идеме?

– Элекке эшемдәге хезмәттәшләремнән минем ретро җыр сәхифәсен ничек әзерләвемне сорыйсыз икән, алар әйтерләр ничек эшләвемне. Ярты ел эшләргәме, калыргамы дип икеләнеп йөрдем. Ретро җырларны монда килеп тыңлыйм, үзебезгә кайтам да эстрада җырларына күчәм. Иң беренче фикер – ничек тыңлармын икән бу иске җырларны дидем. Кайсы-берсе кыштыр-кыштыр килә, "Татар радиосы"нда динамика, сыйфатлы тавыш дип куелган, шалт-шолтка ияләшенгән иде. Бер-ике атна йөргәннән соң, элекке эшемә кайтам, берни ишетмим, көйне дә, сүзне дә... Эһе мин әйтәм, дөрес як үзенә тарта башлады.

Бүген "Тәртип FM" ны якынча ничә кеше тыңлый дип беләсез?

– 500 мең бар инде. Казан һәм аның тирәсендәге районнар тыңлый. Әле бит ике ай гына эшлибез, махсус тикшерүләр булмады. Алай да безгә килгән фикер-теләкләр тыңлаучыларның 500 меңнән артуын күрсәтә. Алар фәлән чакрым сезне тыңлап барабыз, инде Чистайга, Кама Тамагаына җитәбез дип тә әйтәләр.

Ягъни Казаннан 100 чакрым ераклыкта да 93, 5 FM ешлыгында Тәртип радиосы эшли?

– Әйе. Бу әле башлангыч чорда гына, алдан әллә нәрсәләр сөйләп атасым килми, киләчәккә өметләр зур, бөтен республикага таралсын дип телик.

Татар милләте өчен ачылган радиомы бу, әллә милләтне кулланып акча эшләр өченме? Чөнки Тәртипне милли җанлы эшмәкәрләр ачкан дигән фикер дә бар.

– Радио эшли башлаганчы әзерлек эшләре алып барылды, телевидение һәм радиода танылу алган, билгеле шәхесләрнең тавышлары белән тапшырулар, авазлар, рекламнар язылды. Янып, көеп эшләдек һәм эшлибез. Безгә, халык бу эшегезне күрми, азапланмагыз дип тә әйтеп киткәләделәр. Ләкин моңа әле безнең дә, радионы оештыручыларның да ышанасы килми. Сез җитәкчебезнең кырык эшен кырык якка ташлап, радио тыңлаучыларның авто җавап кайтаргычтагы фикерләрен ничек тыңлаганын, янып торган күзләрен күрсәгез, гаҗәпләнер идегез. Монда беренче чиратта халык өчен эшләү бара. Безне урта һәм өлкән буын гына түгел, әти-әниләре аша балалар да тыңлый. Шуңа күрә Тәртип радиосы тәрбия чарасы да булып тора.

Икенче яктан, рекламнарыгыз башланыр, сез дә бүтән радиоларга охшап калырсыз инде дип әйтәләр. Ашар өчен яшәмәсәң дә, яшәр өчен ашарга кирәк. Базар мөнәсәбәтләренә корылган заманда рекламасыз гына яши алмыйбыз. Тыңлаучыларыбызның күпчелеге – тамырларына, татар җыр-моңнарына битараф булмаган, 30 яшьтән югары булган аудитория.

"Тәртип FM" 24 сәгать буе татарча сөйләүче радио санала дип аңладык. Ул милли-дини радиомы, әллә җәмгыявиме?

– Монда без бер якка гына юнәлмәдек, шул ук дингә генә игътибар итәбез дигән сүз түгел. "Тузмый торган бүләк" тапшыруын тыңласагыз, диннең дә нигезендә әдәп-әхлак, тәрбия ята. Радионың да умырткасын тәртип, үткән тарихны зурлау, аны онытмау тотып тора.

Бүген нинди тапшырудар эфирга чыга?

– Әлегә тапшыруларыбыз алдан язылып эфирга чыга. Иң беренче "Тел дигән дәрья бар" исемле тапшыру чыкты. "Тузмый торган бүләк", Сәйдә Аппакова белән, дин, әдәп-әхлак тәрбия темаларын үз эченә ала. Без Гөлнара апа Зиннәтуллинага бик зур рәхмәтле, ул нык булыша, "Чакырылган кунак" тапшыруында еш була. Дөньяда уфтанган кешеләр бик күп, менә аларга яхшы, үрнәк мисал итеп Гөлнара апаны китерәсе килә. Тормышка ябышып яши. Хәзер менә бездә офис гимнастикасы, театр, классик музыка тапшырулары әзерли. Шагыйрь Ләбиб абый Лерон эшләрен ташлап "Безнең мирас" тапшыруын яздырырга килде. Алар акча да сорамыйлар, янып-көеп, үзләре теләп эшлиләр.

Тәртипнең музыкаль байлагы күпме соң, еллар буе әйләндерерлекме?

– Бик зур, бездә булганыннан тыш әле пластинкаларда сакланганнары күпмедер. Күптән түгел Казан Сабантуена чыктык, анда кәгазьдән ясалган, радио ешлыгы язылган түбәтәйләр өләштек. Шунда безгә бик күп кеше Тәртипне тыңлауларын әйттеләр. Кайберләре, сез һаман бер җырны әйләндерәсез диләр. Эфирдагы җырлар гомум музыкаль җыентыкның 15%ын да тәшкил итмидер. Әлегә тыңлаучыны җәлеп итү, күнектерү эше бара.

Әлеге радиода иң зур теләгегез нинди?

– Массакүләм мәгълүмат чарасы халыкны боза да, тәрбияли дә ала. "Тәртип FM"ның исеме җисеменә туры килсен иде. Зур сүзләр сөйләргә әле иртә, ләкин теләк, ният изге.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG