Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һава ширкәтләре Акмәчеттән чит илләргә очарга рөхсәт сорый


Русиянең һава ширкәтләре Авиация идарәсенә (Росавиация) Акмәчет һава аланыннан чит илләргә очышлар башлауга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итте.

"Урал һава юллары" Акмәчеттән Баку, Ереван, Ташкент, Дүшәнбегә рөхсәт, "Грозный Авиа" исә Кырымнан Ереван һәм Анталиягә, шулай ук Истанбулга очарга рөхсәт сораган. Идарәнең интернеттагы сәхифәсе хәбәр итүенчә, "рөхсәт бирелергә мөмкин".

Аннексиядән соң Европада очышлар иминлеген багучы оешма Акмәчет һәм Акъяр һава аланнарыннан чит илләргә очышларны тыйды. Яңа очышларны Украина, Романия, Болгарстан һәм Төркиянең диспетчерлары белән килештерү кирәк.

Апрель аенда Росавиация "Грозный Авиа" ширкәтенең, Акмәчет һава аланының "халыкара" дәрәҗәсен югалтуы сәбәпле" Истанбул, Тель-Авив, Ереван һәм Анталиягә очышларын тыйды.

Июнь башында Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Акмәчеткә "халыкара" һава аланы дәрәҗәсен кайтару турында фәрманга кул куйды. Бүгенге көндә Кырымга Русия һава ширкәтләре генә оча.

XS
SM
MD
LG