Казанга Русия төбәкләренең мәгариф идарәләре җитәкчеләре белән очрашырга Русия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов килде. Җыенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.
Киңәшмәдә 2014-2015 уку елына максатлар турында сөйләшү булачак, дип хәбәр ителә Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сәхифәсендә.