Accessibility links

Мәскәүдә Рамазан чатыры ачыла


Дүшәмбе кич Мәскәүнең Тәүбә тавындагы мәчет каршында Рамазан чатыры ачыла. Узган ел әлеге чатыр Рамазан аеның соңгы 10 көненә генә куелган иде. Быел 1-27 июль көннәрендә дәвам итәчәк әлеге дини-мәдәни проект кысаларында 15 республиканың мәдәнияте, балалар өчен өч бәйрәм, Коръән уку бәйгеләре, Яшьләр көне, спорт, мәдәният чаралары үтәчәк, дип хәбәр итә чатырны оештыручыларның берсе булган Мәскәү мөселманнарының идарәсе.

Бүген чатырны ачу тантанасында Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Русиянең дини җитәкчеләре, Мәскәү хакимиятләре вәкилләре, депутатлар, мөселман илләре дипломатлары, галимнәр һәм сәясәтчеләр, укытучылар, спортчылар катнаша. Элекке елларда биредә Татарстан һәм Ингушетия президентларының булганы бар.

Оештыручылар фаразлавынча, чатырга Рамазан аенда 15 меңләп кешенең килүе көтелә. Әлеге проектны тормышка ашыруга Мәскәү шәһәр идарәсе дә үз өлешен кертә.

28 июньдә дөньяның күп кенә мөселманнары уразага керде. Быел Татарстанда II республика ифтары оештыралачак.

XS
SM
MD
LG