Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 02:54

"Анапада булдык, Төркия белән чагыштырганда күпкә кыйммәт"


Сәлимә Анапада конференциядә. Буш вакытында комга күмелгән

Сәлимә Анапада конференциядә. Буш вакытында комга күмелгән

Анапа шәһәрендә булып кайткан Рузилә Мөхәммәтова бу курорт-шәһәрдә бар нәрсәнең дә кыйммәт булуын, ял итүчеләр өчен уңайлыклар җитмәвен әйтә. "Анапада күбесе – полиция хезмәткәрләре, алар башка җиргә бару тыелганга, ничарадан-бичара анда чыгып киткәннәр", ди ул.

"Казаннан Анапага баручы поездга утыруга ук күңелебез төште. Поездлар шулкадәр иске, без яшь вакытта йөргәннәрне бүгенгә кадәр алыштырмаганнар дигән хис туа. Биотуалетлар турында әйтеп тә торасы юк", дип сөйләде Азатлыкка Рузилә Мөхәммәтова.

Мөхәммәтова Тататарстан мәдәният министрлыгында сүзче булып эшли. Аның кызы Сәлимә быел өченче сыйныфны тәмамлаган. Ул София Гобәйдуллинаның шәҗәрәсен өйрәнгән, көй язуга талантының бабасыннан килүен ачыклап Русия күләмендәге бәйгедә икенче урынны ала, һәм аны Анапа шәһәренә конференциягә чакыралар. Бу конференциягә сәләтле башлангыч сыйныф укучылары җыела. Рузилә чарага кызын озата бара.

Анапада "Фея" пансионаты комлыгы

Анапада "Фея" пансионаты комлыгы

Алар диңгез буендагы "Фея" дип аталаган пансионатның икенче корпусында 20 июньнән 25 июньгә кадәр алты көн яшәгәннәр. Конференцияне оештыручылар чакыру гына җибәрә, пансионатта тору һәм юл чыгымнарын Казан ягы – методик үзәк түли.

Рузилә сүзләренчә, җәйге ял вакытында Казаннан Анапага билет табу кыен. Алар башта Казаннан Дондагы Ростовка кадәр баралар, аннан икенче поездга күчеп утырып Анапага киләләр. Кайтканда юллары Мәскәү аша була.

"Поездлар тулган, вагондагы халыкның күбесе – полиция хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре. Алар, башка җиргә бару тыелганга, ничарадан-бичара Кырымга чыгып киткәннәр. Төркиядә һәм башка чит илләрдә ял итү күпкә яхшырак иде дип сөйләнәләр", ди Мөхәммәтова.

Анапа кыенлыклары аларны тимер юл вокзалында ук каршы ала. "Такси бәяләре бик кыйммәт. Әгәр кесәңдә акчаң булмаса, син вокзалдан беркая да китә алмыйсың. Анапа тимер юл вокзалыннан без яшәгән "Фея"га, бик теләсәң, юлын белсәң, җәяү дә җитә аласың. Әмма без, белмәгәнгә, 600 сум түләргә мәҗбүр булдык. Төркиядә исә синең ялың өчен бөтен җаваплылыкны турширкәт үз өстенә ала. Каршылыйлар, отелеңә китереп куялар, ялыңны оештыралар", ди Мөхәммәтова.

Рузилә Мөхәммәтова

Рузилә Мөхәммәтова

Алар яшәгән бүлмәдә алты көн буена бер тапкыр да сөлгеләрне дә, урын-җир җәймәләрен дә алыштырмаганнар. "Әле китеп барганда да бүлмәгә кереп, урламадылармы икән дигән сымаграк караш ташлап, сөлгеләрне санап, җәймәләрне карап кабул итеп алдылар", ди ул.

Аның сүзләренчә, пансионатта һәм шәһәрнең башка җирләрендә хезмәт күрсәтүчеләр дорфа түгел. "Дөнья сервисына өйрәнә башлаганнар күрәсең", ди ул. Дорфа булмасалар да, күп әйберне эшләргә кирәк дип санамауларын ачыклаган Рузилә.

Алар Анапага килер алдыннан диңгездә давыл була. Дулкыннар диңгез үсентеләрен күп итеп ярга чыгарып ташлый. "Аны вакытында җыештырып алу турында уйлап та карамыйлар. Пансионатның үз комлыгы бар, әмма анда барсы да түләүле. Ятак өчен 100 сум, кояш-чатыр өчен 50 сум түләргә кирәк. Төркиядә алай түгел бит, отельгә караган комлыкларда барсы да бушка", ди Мөхәммәтова.

Анападагы пансионатта ашауның начар булмавын әйтә ул. Әмма урамга чыгып капкалыйм дисәң – бөтен нәрсәнең дә бик кыйммәт булуын белдерә. "Шул ук туңдырма, кукуруз һәм башкалар Төркия белән чагыштырганда күпкә кыйммәтрәк", ди Мөхәммәтова. Аның сүзләренчә, Анапада ял итүчеләрнең күпчелеге – чит илгә чыгу тыелган Русия хәрбиләре, полиция хезмәткәрләре, иминлек хезмәтләрендә эшләүчеләр.

Мөхәммәтова узган ел кызы белән Төркиядә 10 көн ял итә. Икесенә бергә чит илгә юллама (очу, трансфер, отельдә тору, all inclusive, иминиятләштерү) 36 мең сумга төшә. Быел Анапа сәфәре, юл чыгымнары (поездда) һәм пансионатта тору (ашау да кергән) өчен аларга 54 мең сум түләргә туры килә.

Чит илдә ял итүче татарстаннар арта гына бара

Казан һава аланы сүзчесе Марина Гәрәева Азатлыкка узган ел белән чагыштырганда быел чит илгә ялга йөрүчеләрнең күбрәк булуын белдерде. "Очкычлар да күбрәк йөри, пассажирлар саны да артты", ди ул. Һава аланы әле июнь аена нәтиҗә ясамаган.

Алания һава аланында очкычларның китүе күрсәтелгән язу. 25 июнь 2014

Алания һава аланында очкычларның китүе күрсәтелгән язу. 25 июнь 2014

2014 елның биш ае эчендә Казан һава аланы аша чит илгә баручылар 8,6 процентка арткан. Анталия, Истанбул, Һургада, Шәрм әш-Шәйх, Дубай, Шәрҗә, Баңкок, Пһукет, Гоага очу бик популяр дип белдерә һава аланы.

Төркиянең Анталия һава аланы дүшәмбе, 30 июньдә, көннең икенче яртысында 95 очкыч кабул итте. Шуның 25е Русия шәһәрләреннән. Җәен Казаннан Анталиягә һәр көнне кимендә ике очкыч юл ала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG