Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:28

Башкортстанда президентлыкка намзәтләр артырга охшый


Уфада "Сайлау" исемле фикер белешү чатырларының берсе

Уфада "Сайлау" исемле фикер белешү чатырларының берсе

14 сентябрьдә узачак Башкортстан президенты (башлык) сайлауда сигез кеше намзәт буларак катнашырга җыена. Рөстәм Хәмитовның төп көндәше – элекке премьер-министр Раил Сарбаев.

Башкортстан җитәкчесе вазифасына әле шул эшне вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитовтан башка тагын җиде кеше дәгъва итә. Алар – Русия патриотлары фиркасеннән Илдар Бикбаев, либерал демократлардан Иван Сухарев, коммунистлардан Юнир Котлыгуҗин, "Антикроношпан" хәрәкәте башы Павел Ксенофонтов, Яблоко фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе башы Сергей Наумкин, "Гадел Русия"дән Константин Шаһиморатов, "Гражданская сила", ягъни "Ватанадашлар көче" хәрәкәтеннән Башкортстанның элекке премьер-министры Раил Сарбаев дәгъва итә.

Илдар Габдрафыйков

Илдар Габдрафыйков

Билгеле этносәясәтче Илдар Габдрафыйков сүзләренчә, Риф Казакколовның 1998 елда Башкортстан Урман хуҗалыгы министры булган вакытта президент вазифасына дәгъва итүен искә төшерергә кирәк. Чөнки Риф Казакколов Мортаза Рәхимовка махсус куелган бердәнбер көндәш буларак тарихта калды. Шуннан соң Башкортстанда альтернатив намзәтләрне "урманчылар" дип атый башладылар.

Бүген "урманчылар" вазифасына "Русия патриотлары"ннан Илдар Бикбаев дәгъва итә. Сайлау комиссиясе башкаларны теркәмичә бер аны гына альтернатив намзәт буларак калдыра ала. Дөрес, тагын кайбер "урманчылар"ның барлыкка килүе ихтимал. Илдар Габдрафыйков иң көчле намзәтләрнең берсе Раил Сарбаев булуын да әйтте. Аның сүзләренчә, аны элекке президент Мортаза Рәхимов яклый. Ләкин хакимият ресурслары Рөстәм Хәмитов файдасына эшләячәк.

Башкортстанда Русиядә теркәлгән 52 фиркадән 52 намзәт теркәлә ала.

Узган ял көннәрендә "Халык идарәсе фиркасе" Уфада "Сайлау" исемле чара уздырган иде. Анда башкаланың кайбер урам чатларына халык фикерен белешү өчен чатырлар куелды. Ләкин алар бик тиз вакыт эчендә полиция ярдәме белән урыннарыннан алынды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG