Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда аракы сатуны чикләү кануны беренче укылышта кабул ителде


Башкортстан Дәүләт җыелышы депутатлары кайбер район яки авылларда аракы сатуны тулысынча яки өлешчә чикләү мөмкинлеген биргән канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Депутатларның әлеге канунны гамәлгә ашыру юлларын эшләп бетерәсе бар. Әлегә бу чикләүләрнең кем тарафыннан кертеләчәге ачыкланмаган.

Авыл халкы җыелып теге яки бу авыл һәм районда аракыны чикләү турында карар кабул итәчәк, аны район депутатларына җибәрәчәк, дип фаразлана. Район депутатлары мәсьәләне карап Башкортстан парламентына мөрәҗәгать итәчәк. Парламент бу чикләүләрне сораган район яки авылның әлеге мөрәҗәгатен өйрәнеп карар кабул итәчәк, дип көтелә. Канун аракыга гына кагыла, сыра һәм ачы балга кагылмый.

Яз көне республика парламентына авыл халкыннан мондый канунны кабул итүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп булган. Парламентның сәнәгать, инновация үсеше һәм эшкуарлык комитетына шулай ук аракы җитештерүче иң зур "Башспирт" ширкәте мөрәҗәгать итеп аракы сатуны чикләүдән бюджетның күпме акча югалтачагын да хәбәр иткән. Комитет рәисе Рәшит Хәйруллин халыкка карар кабул итү мөмкинлеген бирергә кирәк, дип саный.

Башкортстанда күпмедер вакытка аракы сатуны чикләү карарларының кабул ителгәне бар инде. Мәктәп башлану һәм тәмамлану вакытында, авыл җирендә печән һәм уңыш җыю вакытында аракы сатуны чикләп була, диде Хәйруллин. Башка депутатлар исә аракы тыелса халыкның ялган аракы эчеп агуланачагына борчылу белдерә.

Казанда Рамазан аенда аракы сатуны тыюны таләп итеп пикет үтте. Урам җыенын Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге оештырыды.

XS
SM
MD
LG