Accessibility links

Кайнар хәбәр

Музыка белгечләре Дагыстан гимнын үзгәртү тәкъдименә каршы чыкты


Дагыстан гимнын "җеназа көе" дип атап аны үзгәртергә кушкан республика президенты (башлыгы) Рамазан Абдулатиповка каршы хатка Александра Пахмутова, Андрей Эшпай, Александр Соколов кебек танылган композиторлар һәм башка музыка белгечләре кул куйды.

Республика башлыгы кушуы белән Дагыстан мәдәният министрлыгы яңа гимнны әзерләү өчен комитет оештырган. Аны әзерләп бетерү вакыты билгеләнмәгән.

Хәзерге гимның авторы, Мәскәүдә яшәүче композитор Ширвани Чалаев та бу тәкъдимгә ризасызлыгын белдерде. Русия президенты хакимиятенә җибәргән хатында ул, "бөтен кешегә дә ошаган гимннар юктыр", дип белдерде.

Музыка белгечләре 2003 елда сүзсез кабул ителгән гимнның көе күп милләтле Дагыстанны яхшы чагылдыра дип саный.

Татарстан гимнына сүзләр күп бәхәсләрдән соң 2013 елда расланды.

XS
SM
MD
LG