Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:57

Президент Барак Обама АКШ мөселманнарына кеше хокукларын яклау һәм илнең үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

АКШ президенты Барак Обама быел да Ак Йортка ифтар мәҗлесенә АКШ үсешенә зур өлеш керткән танылган кешеләрне, мөселман дәүләтләре илчеләрен чакырачак. Аның көне соңырак хәбәр ителәчәк.

Обама һәр елдагыча үзе һәм тормыш иптәше Мишель ханым исеменнән АКШ һәм дөнья мөселманнарын Рамазан ае башлану уңаеннан котлады.

"Рамазан – уйланулар һәм гыйбәдәт кылу, ураза тоту ае гына түгел, мөселманнарның мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга әзер булганнарын күрсәткән чор. Без, АКШта яшәүчеләр, илебездә фәкыйрьлекне бетерүгә, кеше хокуклары өчен көрәшкә, белем һәм һөнәри осталыкка ирешү, лаеклы медицина хезмәтен булдыруга керткән өлешләре өчен нәкъ мөселман оешмалары, эшкуарлар һәм аерым кешеләргә рәхмәтлебез", диелә Обама белдерүендә.

АКШ президенты, дөньяда әле бик күп кеше мәгънәсез низаглар һәм көч кулланудан газап күргән бу чорда, тынычлык һәм солых урнаштыру, шулай ук кешелек абруен саклау һәр кешенең эше икәнен онытмаска чакыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG