Accessibility links

Казан табибы кеше үлеменә китергән хата өчен мәхкәмә алдына баса


Казанның Авиатөзелеш районы прокуратурасы шәһәрнең 12нче санлы хастаханәнең табибы Дамир Хәсәнов эшен мәхкәмәгә тапшырды. Аңа "ялгышлык белән кеше гомерен өзгән ваемсызлык" маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән. Моның өчен өч ел төрмә яный.

Авиатөзелеш районы мәхкәмәсендә беренче утырыш 9 июльгә билгеләнгән.

Узган елның ноябрендә Казанның 12нче шәһәр хастаханәсенә сукыр эчәге белән китерелгән 21 яшьлек Рафаил Мәхмүтов күп кан китүдән үлгән.

Тикшерүчеләр операция ясаган хирургның ялгыш егетнең кан тамырын (артерияне) кискәнен ачыклаган.

Рафаилнең әнисенең хокукларын Казан хокук яклау оешмасы юристы Регина Шакирова яклый.

XS
SM
MD
LG