Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:10

Гыйрак һәм Сүрия җирләрендәге "хәлифәт" нәрсәне аңлата


"Гыйрак һәм Левант ислам дәүләте" дип аталган төркем Гыйрак һәм Сүриядә үз контроленә алган җирләрдә яңа "хәлифәт" оештыруын белдерде. Әмма мөселманнар аңа кушылмас кебек.

Бу рәсми белдерүгә караганда, төркем үз исеменнән Гыйрак һәм Левант сүзләрен төшереп калдыра һәм "Ислам дәүләте" дип кенә атала башлый. Төркем җитәкчесе Әбү Бәкр әл-Багдади исә бу яңа дәүләтнең хәлифе дип аталачак. Ислам дәүләте дөньядагы барлык мөселманнарны, шул исәптән көндәш сугышчан төркемнәрне дә үзенә тугрылык анты бирергә чакырды.

Якын Көнчыгышта һәм Төньяк Африканың шактый зур өлешендә урта гасырларда булган хәлифәтне яңадан торгызу идеясе инде күптәннән яшәп килә.

Нәрсә ул хәлифәт?

Гарәпчә хәлифәт "хәлиф хакимияте" дигәнне аңлата. Хәлифәт дип VII гасырда Мөхәммәт пәйгамбәр вафатыннан соң оешкан ислам дәүләтен атыйлар. Гарәп сүзе хәлиф исә Мөхәммәт "варисы" дигәнне аңлата. Хәлифләр ислам дәүләтенең югары дини һәм сәяси җитәкчеләре булган һәм дөньядагы барлык мөселманнарның рухи җитәкчеләре саналган. Хәлифләрне еш кына Әмир әл-Мөэмин, ягъни диндарлар башлыгы дип тә атаганнар.

Хәлифәтнең башы һәм ахыры

Иң беренче хәлифәт Мөхәммәт пәйгамбәр вафатыннан соң оешкан Рашидун хәлифәте (632-661) була. Рәшидун хәлифәтенең беренче дүрт хәлифе – Әбүбәкр, Гомәр, Госман һәм Гали була. Рәшидун гарәпчә "дөрес юлдан баручы" дигәнне аңлата.

Умәйя хәлифәте биләмәләре

Умәйя хәлифәте биләмәләре

Беренче дүрт хәлифтән соң Умәйя (661-750) һәм Габбас (750-1258) нәселләре хәлифәтләре булып ала. Монгол яулары чорында хәлифәт көчсезләнә. Әмма 1453 елда госманлылар аны яңадан аякка бастырып 1924 елга кадәр җитәкли. 1924 елда Мостафа Кемаль Ататөрек хәлифәтне таркатып дөньяви Төркия республикасының беренче президенты булып сайлана.

Хәлифәтне яңадан торгызу өчен төрле омтылышлар булса да, мөселман җитәкчеләр арасындагы сәяси каршылыклар сәбәпле алар уңыш ирешми.

Хәлиф титулы бәхәслеме?

Лондондагы Патша көллиятенең баш иcлам белгече, Карул Керстен хәлифәт сөнниләр теләгән сәяси модель булган, шыгыйлар аны кабул итмәгән, ди.

Шыгыйлар Мөхәммәт пәйгамбәрнең варисы аның үз нәселеннән булырга тиеш дип исәпләгән. Шыгыйлар фикеренчә, Мөхәммәтнең варисы урынына хокукый рәвештә дәгъва итә алырдай бердәнбер кеше – пәйгамбәрнең туганнан туганы һәм кияве Гали генә булган. Әмма сөнни традицияләре нигезендә җитәкчеләрне сайлап куйганнар. Нәтиҗәдә Гали Әбүбәкер, Гомәр һәм Госманнан соң дүртенче генә хәлиф булган.

"Гали тарафдарлары аны хәлиф дип түгел, ә имам дип атаган. Һәм шуннан соң шыгыйлар имамнар варислыгын таный башлый", хәлифләрне түгел, ди Керстен.

Хәлифәт турында бу белдерү нинди әһәмияткә ия?

Күп кенә күзәтүчеләр "Гыйрак һәм Левант ислам дәүләтенең" хәлифәт игълан итүен шактый җирләрне үз контроленә алганнан соң үзенә хокукый нигез һәм ышаныч казану тырышлыгы дип бәяли.

Керстен сүзләренчә, бу төркем "чын, абруйлы һәм альтернатив ислам сәяси системы" тәкъдим итеп Якын Көнчыгыштагы хәзерге дәүләт чикләрен үзгәртергә тырышачак.

"Хәлифәт игълан итү белән алар көчәеп китәргә маташа һәм хәзерге халыкара системдагы дәүләт чикләре белән туры килмәгән территорияләрдә сәяси контроль урнаштырырга теләүләрен күрсәтә", ди Керстен.

Керстен әйтүенчә, яңа ислам дәүләте төзелү турында белдерүнең Рамазан ае башына туры килүе дә очраклылык түгел. "Бу бик тә отышлы вакыт, чөнки бу чорда мөселманнарның диндарлыгы көчәеп китә", ди ул.

Шулай да "Гыйрак һәм Левант ислам дәүләте"нең хәлифәтен кабул итүчеләр Якын Көнчыгышта бик күп булмас дип көтелә.

Бу сугышчан төркемнең хәлифәт игълан итүе халыкара җиһад хәрәкәтенә, бигрәк тә әл-Каидәнең киләчәгенә дә тәэсир итәргә мөмкин. Әл-Каидә "Гыйрак һәм Левант ислам дәүләте"нең Сүриядәге җитәкчелеге белән низаг нәтиҗәсендә бу төркемнән читләште.

Әл-Каидә озак еллар буе җиһадчылык хәрәкәтенең башында торса да, Сүрия белән Гыйракта ул ирешә алмаган уңышка нәкъ менә "Гыйрак һәм Левант ислам дәүләте" иреште – бу илләрнең шактый зур өлешен контрольгә алды.

Керстен әйтүенчә, бу хәлифәт Фарсы култыгындагы башка дәүләтләргә дә, беренче чиратта Согуд Гарәбстанына турыдан-туры куркыныч тудыра.

"Согуд Гарәбстаны, "Гыйрак һәм Левант ислам дәүләте" кебек оешмаларны якласа да, бу хәлифәтне һич якламаячак, чөнки Согуд Гарәбстаны патшасына "Ике изге мәчетнең (Мәккә һәм Мәдинәдәге) багучысы" дәрәҗәсе бирелгән. Ә бу инде хәлиф дәрәҗәсенә альтернатив дәрәҗә дип әйтергә була", ди Керстен.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG