Accessibility links

Кайнар хәбәр

Православ чиркәвенең табышы арткан


Узган ел Рус православ чиркәвенең табышы 2011 ел белән чагыштырганда төрле гыйбәдәтләр һәм "дини китаплар, дингә кагылган төрле әйберләр" сату хисабына өч мәртәбә арткан. Моны Федераль салым хезмәтенә нигезләнеп "Известия" хәбәр итте. 2013 елда табыш 4 миллиард 600 миллион сум тәшкил иткән.

Иң күп акча Петербурда җыелган (2.9 млрд), икенче урында Мәскәү (800 млн), өченче урында Вологда өлкәсе (327 млн).

Мөселман оешмалары һәм мәчетләрдә җыелган мондый акчаларның статистикасы юк, дип хәбәр ителә.

Чиркәүнең табышының артуын кайберәүләр халыкның дин белән күбрәк кызыксынып гыйбәдәтләргә йөри башлавы белән бәйли.

2012 елның көзендә Кулланучылар хокукларын яклау оешмасы Рус православ чиркәвен Коткаручы Гайсә чиркәвендә канунсыз рәвештә әйбер сатуы өчен мәхкәмәгә биргән иде. Оешма сатылган әйберләргә бәяләрне күрсәтергә, сатып алынган әйберләр өчен чек бирергә таләп итте. Чиркәү исә ул әйберләрнең сатылмаганын, гыйбәдәт кылырга килүчеләрнең акчаны үз теләкләре белән бирүен белдереп ул мәхкәмә эшендә җиңде.

XS
SM
MD
LG