Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:33

Сүгенү тыелган Русиядә халык сүзсез калмасмы?


Быел Русиядә күп әйбер тыелды. 1 июльдән сүгенергә дә ярамый. Зур штрафлар бу канунны бозучыларны сүгенүдән тыелырга мәҗбүр итәрме? Урамда күпләр сүгенү бетмәс дип исәпли.

Украина шоколадын ашарга, җәмәгатьчелек урыннарында тәмәке тартырга, спорт чараларында хәмер эчәргә, хатын-кызларга синтетик эчке кием һәм биек үкчәле башмак кияргә ярамаган кебек, 1 июльдән Русиядә сүгенергә дә ярамый.

Президент Владимир Путин май аенда ук имзалаган бу канун рус теленең "чисталыгын" кайгырта. Аның нигезендә сәхнә һәм кинода, китап һәм музыкаль әсәрләрдә сүгенү сүзләрен куллану тыела. Канун бозган кешеләргә 2-3 мең, җитәкчеләргә 5-20 мең, ширкәт һәм оешмаларга 200 мең сумга кадәр штраф каралган. Аның төгәл күләмен һәм гаепнең дәрәҗәсен белгечләр билгеләячәк.

"Утомленные солнцем" фильмында сүгенү сүзләрен кулланган режиссер Никита Михалков сүгенүне "урыс халкының иң зур казанышларының берсе", дип атаган иде.

Сүгенүне сәнгать алымы буларак кулланган язучылар, актерлар һәм рәссамнар канун гамәлгә керергә бер көн кала "Абанамат" исемле чаралар уздырды. Русиянең 13 шәһәрендә, шул санда Казанда да, узган бу чарада иҗат әһелләре халык алдына чыгып сүгенү сүзләре дә булган әдәбият әсәрләрен укыды.

Сүгенүне урыс теленең байлыгы дип санаучылар хисләрен әшәке сүзләр әйтмичә дә белдерергә өйрәнгән. Бу сүзләрне яңа шартларда курыкмыйча куллана аласыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG