Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан инвалидлары Кырымга бара


Июльнең 25дә Уфадан машиналар кәрваны Кырымга юл тотачак. Русия шәһәрләре һәм Кырым буйлап сәфәргә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чыгачак. Арбаларда йөрүче инвалидларны беләштергә "Альтернатива" исемле оешма бу сәфәрне төрле шәһәрләрдә авыру кешеләрнең тормыш шартлары белән танышу, уртак спорт һәм мәдәни чаралар планлаштыру өчен уздыра. Юлга акчаны химаячеләр бирә.

Оештыручылар сүзләренә караганда, бүгенге көндә Кырымга 10 машинада 30лап кешенең юлга чыгуы планлаштырыла. Юлчылар Идел буенда чатырлар куеп ял итеп алырга, Кырымда инвалидлар җыр фестивале оештырырга җыена. Алар Кырымның Акмәчет, Карасубазар һәм Акъяр шәһәрләрендә бер атна булачак.

XS
SM
MD
LG