Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:55

Православларның "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" быел Кырымда үтәчәк


Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Русиядә 2008 елдан бирле үткәрелә. Муром кнәзе Петр һәм аны каты авырудан дәвалаган хатыны Феврония истәлегенә оештырылган бу бәйрәмне Муром христианнары тәкъдим иткән иде.

Православ динендә Петр белән Феврония христиан никахын саклаучы изгеләр санала. Владимир өлкәсе Муром шәһәренә гыйбәдәт йоласына 8 июль көнне Русиянең 17 төбәгеннән 70ләп кеше килер, дип көтелә.

Быел бу бәйрәмне Кырымның Акмәчет һәм Акъяр калаларында да уздыру планлаштырыла. Төрле елларда православ халыклар белән беррәттән бу бәйрәмдә татарлар да катнашты.

XS
SM
MD
LG