Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:17

Башкортстанда намзәтләр саны арта


Башкортстанда үзләрен президентлыкка намзәт итеп күрсәтергә теләүчеләр саны артты. Үзәк сайлау комиссиясенә үзен теркәргә сорап Башкортстанның җир асты байлыкларын файдалану идарәсе президенты, пенсионер Рәсих Хәмитов мөрәҗәгать итте. Ул Русия коммунистлары фиркасенең төбәк бүлекчәсе намзәте буларак тәкъдим ителде.

Комиссия шулай ук республика башлыгы Рөстәм Хәмитов, Илдар Бикбаев, Раил Сарбаев, Константин Шаһиморатов, Иван Сухарев, Юнир Котлогуҗин документларын кабул итте. Намзәтләрне теркәү 9 июльгә кадәр дәвам итә. Республика президентын (башлыгын) сайлау 14 сентябьгә билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG