Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:39

Үзләрен ислам белгече дип атаган, чынлыкта карагруһ карашлары белән танылган Роман Силантьев һәм Рәис Сөләйманов инде кырымтатарлар арасында дошманнар эзләү эшенә кереште. Силантьев фикеренчә, Кырымтатар мәҗлесе исламчылар белән бергә уртак "дошман"га, ягъни Русия хакимиятенә каршы көрәшне арттырырга мөмкин.

Русия патриархатының күренекле вәкиле, Русиядә чын милли татулык патша чорында гына булган дияргә яратучы исламофоб Роман Силантьев, күптән түгел Кырымдагы мөселман мәдрәсәсендә уздырылган тентүне хуплап диярлек, "Росбалт" хәбәр агентлыгына әлеге чара яшерен экстремистларны юк итү өчен оештырылган булырга мөмкин дип белдерде. Элегрәк киңкүләм мәгълүмат чараларында Булганактагы мәдрәсәнең "Альраид" гомумукраин иҗтимагый оешмалар берләшмәсе тарафыннан булдырылган диелгән мәгълүматны эләктереп алып, Силантьев "бу чыннан да шулай булса, димәк, ул дини экстремистлар базасы" булу ихтималлыгын әйтте.

Киев, Акмәчет, Донецки, Харьков, Одесса, Лугански һәм тагын кайбер шәһәрләрдә ислам мәдәни үзәкләрен тоткан һәм мөселманнар өчен бик күп чаралар оештырып килгән "Альраид" оешмасын Силантьев "Мөселман кардәшләр террор оешмасының украин бүлекчәсе", дип атады.

"Ә Кырым мөселманнары Диния нәзарәте чынлыкта Кырымтатар мәҗлесенең бер бүлеге. Мәҗлеснең хакимият белән "оппозициягә" китүе бу оешманың исламчылар белән уртак "дошманы" булган Кырымдагы Русия хакимиятенә каршы берләшүне арттыруга китерәчәк һәм инде Мәҗлес структуралары "мәгълүмати диссидентлык" белән генә чикләнмәячәк", ди ул.

Әлбәттә, Силантьевның моның ише белдерүләре Русия мөселманнары өчен яңалык түгел. Ул еш кына Русия мөфтиләр шурасына, аерым алганда мөфти Равил Гайнетдингә каршы төрле мәгълүмати һөҗүмнәр ясап тора. Хәзер инде Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенең Русия мөфтиләр шурасы белән элемтәсе артканнан соң, Силантьевка тагын "эш чыкты".

Әле бу араларда гына ул Русиядә ваһһабчылыкны тыя торган канун кабул итәргә вакыт җитте дип белдерде. Янәсе Украина вакыйгалары ваһһабчыларның бандерачылар белән дус булганын күрсәткән һәм хәзер, Украинада бандерачылар хакимияттә булганда, бу ваһһабчылар белән бандерачыларның дуслыгыннан Русиягә зур куркыныч яный.

"Казан Кирмәне Русия тарафлы кырымтатар оешмалары белән дә эшләргә тиеш иде"

Ваһһабчылар мәсьәләсен куертырга яраткан тагын бер үзен ислам белгече дип танытучы, милли стратегия институтының Казан эксперты Рәис Сөләйманов та инде кырымтатарлар арасында фетнә тудыра башлады. Аның фикеренчә, Кырымтатар мәҗлесенең Мәскәү белән килешә алмавы үзенә зыянга гына, чөнки ул үз халкы кыйммәтләреннән читләшәчәк.

Рәис Сөләйманов

Рәис Сөләйманов

"Мәҗлес Мәскәү тәкъдим иткәнне кулдан ычкындырды һәм бу зур хата. Хәзер Мәскәү йә берәр зур кырымтатар оешмасын булдырачак һәм анда барлык Русия тарафлы оешмалар керәчәк, яки инде элек булган "Милли фиркә" партиясе белән эш итәчәк", ди ул.

Мөмкинлек булганда Татарстан җитәкчелегенә тибеп китәргә яраткан һәм Татарстан җитәкчелегенең сәясәтенә, дини үсешенә каршылык алып барган Сөләйманов бу юлы да моны кулдан ычкындырмый. Аның фикеренчә, Мәҗлесне Мәскәү ягына аудару барып чыкмады һәм бу эш кушылган кайбер Русия җитәкчеләре, аерым алганда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аны башкарып чыга алмаган.

“Мәскәү Мәҗлесне Русия ягына аудару, яки, һичъюгы, бераз булса да күндәм итү өчен, әлеге оешма белән сөйләшүне Казан Кирмәненә йөкләгән диләр. Мөгаен, бу булган хәлдер, әмма Татарстан бик үзенчәлекле позицияне алды, ягъни ул бары Мәҗлес белән генә сөйләшүләр алып барды, ә кырымтатарлар арасында башка оешмалар, шул исәптән Русия тарафлылар да бар бит. Әгәр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "бөтен татарлар", шул исәптән кырымтатарлар президенты ролен уйнарга теләсә, Казанга Русия тарафлы кырымтатарларны да чакырырга кирәк иде, әмма моны эшләүне кирәк дип санамадылар", ди ул.

Кырымтатарлар, теләмәсәләр дә, Русиядә яшәргә мәҗбүр

Шулай итеп Мәскәүдәге империалистик даирәләрне яклаучы Сөләйманов вазгыятьне үзенчә анализлап, Русия хакимиятен Мәҗлес урынына башка кырымтатар оешмалары белән хезмәттәшлеккә өнди.

Озак та үтмәс, шушы ук Сөйләманов татар мөселманнары радикальләшә, Татарстанда ваһһабчылар хәрби лагерьлар булдыра дигән сүзләрен кырымтатарларга карата да куллана башлар, ә Силантьев Русия мөселманнарына "ошамаса, китегез!" дигән тәкъдимнәрен кырымтатарларга да юнәлтер. Билгеле булганча, моннан берничә ел элек "Известия" газетына биргән әңгәмәсендә ул "православлар белән тыныч кына яшәргә теләмәүче алар белән яшәвен туктата дигән принципка кайту бик мәгъкуль булыр иде. Бары шундый караш кына чын һәм тыныч мультикультурализмга китерә ала" дип белдерде. Ягъни, "Русиядә ошамый икән, (Госманлы) солтан янына китегез!", диде Силантьев.

Инде бүгенге көндә Русиядә яшәргә мәҗбүр булган кырымтатарлар Силантьев кебекләр тарафыннан шундый сүзләр яңгыраячагын алдан ук чамалап һәм "китегез" дигән сүзләрне ишеткәнче бөтенләй килеп тормау яхшырак булыр дип, Русиягә керүгә аяк терәп каршы тора.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG