Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар кызы-2014"тә татарча яхшы сөйләшкәннәр генә катнашачак"


Мәскәү Сабантуенда "Татар кызы-2014"не таныткан урын
Мәскәү Сабантуенда "Татар кызы-2014"не таныткан урын

Ноябрь ахырында Мәскәүдә Русия күләмендә "Татар кызы-2014" бәйгесе үтәчәк. Оештыручылар татарча яхшы белгәннәр генә бәйгегә чыга ала дип белдерә, әмма оештыру эшләре рус телендә генә бара.

Бәйге мөдире, "ТАТ Project" милли-мәдәни берләшмә җитәкчесе Стелла Брундукова Мәскәүдәге иң яхшы концертлар залы "Барвиха"да 29 ноябрь көнне үтәчәк чараның рус һәм татар телләрендә узачагын әйтә. Сәхнәдән ике тел дә тигез яңгыраячак дип вәгъдә итә ул. "Барвиха" сәхнәсенә дүрт алып баручы чыгачак. Брундукова сүзләренчә, икесе билгеле инде – ир-атлардан Марат Бәшәров һәм ТНТ каналындагы Comedy Club проекты аша русияләргә таныш Тимур Бәдретдинов булачак. Татарча яхшы белгән хатын-кыз алып баручыларны бәлки Татарстаннан эзләрбез, ди Брундукова.

Чит илләрдә яшәүче татар кызлары да бу бәйгедә катнашырга теләгән. Әмма, бәйге шартларына күрә, алар катнаша алмый. Бу бәйгегә 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәр булган, Русиядә яшәгән, икесе дә, йә булмаса әти-әнисенең берсе татар булган кызлар җыелачак. "Бу чара яхшы үтсә, алдагы елларга дөнья күләмендә татар кызлары арасында бәйге үткәрәчәкбез", ди Брундукова.

Мәскәү Сабантуенда бәйгене таныту тактасы янында рәсемгә төшүче татар кызлары
Мәскәү Сабантуенда бәйгене таныту тактасы янында рәсемгә төшүче татар кызлары

Оештыручылар төп бәйгегә кадәр сайлап алу чараларын Русиянең 10 шәһәрендә үткәрергә тели. Кырым башкаласы Акмәчет тә бу исемлектә, ә кайсы шәһәрләр һәм аларда кайчан булачагы әлегә тәгаенләнмәгән. Киләче атнада Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Русия татарларының федераль милли-мәдәни автономиясе вәкилләре белән бергә үтәчәк киңәшмәдә бәйгенең бу яклары да тикшереләчәк. Брундукова автономия рәисе Илдар Гыйлметдиновның бәйге президенты итеп билгеләнүен әйтә.

Брундукова сүзләренчә, ул моннан ике ел чамасы элек Гыйлметдиновка Русия күләмендә татар кызлары арасында чибәрләр бәйгесе үткәрү теләге белән чыккан булган. Ул чакта Гыйлметдинов аның бу идеясен кире какмаган, "уйларбыз" дигән. 2014 елның язында Гыйлметдинов Брундуковага үзе шалтыраткан. Идеяне Татарстан мәдәният министрлыгы да хуплаганны әйткән.

Киләсе атнада булачак утырышта җиңүченең киләчәктә ни эшләячәге турында да сөйләшәчәкләр. Брундукова фикеренчә, җиңеп бүләк алды да, бетте түгел. "Бәлки, берәр яхшы югары уку йортында уку, бәлки, мисал өчен, "Татнефть" ширкәте кебек, абруйлы оешмада эшләү мөмкинлеге бирү турында да уйлашырбыз. Мин үзем җиңүчегә машина биреп кенә йомгаклап кую ягында түгел", ди ул.

Аның сүзләренчә, кызлар чибәр генә түгел, ә акыллы һәм зирәк тә булырга тиешләр. Шоу вакытында гына аларның зирәклеген ачыклап булмаячагын, ә тамашага әзерлек вакытында кызларның фикер йөртүләрен дә, зыялылыкларын да, белемнәрен дә тикшерәчәкләр. Оештыручылар төбәкләрдә сайлап алынган 200 кызны Мәскәүгә чакырачак. Тагын сайлап алу үткәреп, "Барвиха"дагы тантанага кадәр ай ярым вакыт эчендә репетицияләр үткәрергә, бию дәресләре бирергә, музей, күргәзмәләргә алып барырга, татар мәктәбен күрсәтергә һәм татар оешмалары белән таныштырырга җыеналар.

Интернеттагы социаль челтәрләрдә бу бәйгенең төркемнәре булдырылган. Анда кызлар оештыручыларга төрле сораулар яудыра. Кемнедер буй озынлыгының исәпкә алыну-алунмавы, кемнедер 17 яшьлекләр дә катнаша аламы дигән һәм башка сораулар да кызыксындыра. Бер генә сорауны да татар телендә язучы юк. Җаваплар һәм бәйге турында мәгълүмат шулай ук бары тик рус телендә генә. Оештыручылар, күрәсең, оештыру эшләре барган вакыттан ук татар теленең абруен күрәрү өчен, аны куллануны кирәк санамаган.

Брундукова үзе Азатлыкка "Мин Русия төбәкләрендә татар телендә сөйләшүчеләрнең елдан-ел кими баруына бик борчылам", дип белдерде.

XS
SM
MD
LG