Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда студентлар һәм дәүләт оешмаларында эшләүчеләргә ураза тоту тыелган


Кытайның уйгырлар һәм ислам динен тоткан башка милләт вәкилләре күпләп яшәгән төньяк-көнбатышында югары уку йортлары һәм дәүләт оешмалары үз хезмәткәрләренә ураза тотуны тыю турында белдерде, дип хәбәр итә Associated Press мәгълүмат агентлыгы. Хакимиятләр бу тыюны апрель аенда Өремче каласында булган террор гамәленнән соң дәвам иткән террорга каршы чараларның дәвамы, дип аңлата. Бу төбәктә балаларның мәчеткә йөрүе дә тыелган.

Май аенда Синҗан-уйгыр автоном төбәге башкаласы Өремче шәһәре базарында шартлауларда 30дан артык кеше һәлак булды, 100гә якыны яраланды.

Кытай президенты Си Цзиньпин бу террор гамәленнән соң иминлек чараларын тагын да арттырачагын белдерде.

Май башында президент Синҗанда булып китте. Сәфәре тәмамланган көнне вокзалында булган ике шартлауда өч кеше һәлак булып, кимендә 79 кеше яраланган иде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG