Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума Кырымны "комарлы уен зонасы" дип игълан итте


Русиянең Дәүләт думасы депутатлары Кырымны "комарлы уеннар зонасы" дип раслаучы канунны икенче һәм өченче укылышта кабул итте.

2009 елның 1 июленнән Русиядә комарлы уеннар тыелып аларны дүрт аерым зонада, Алтай, Приморье, Калининград һәм Краснодар белән Ростов өлкәләләре чигендә оештырырга рөхсәт бирелгән иде.

Яңа канун нигезендә Кырым һәм Краснодар өлкәсенең бер өлеше да шундый зона итеп игълан ителде. Ул зонаның кайда урнашачагын җирле хакимиятләр хәл итәчәк.

Краснодар өлкәсендә казиноларны бюджет акчаларына төзелмәгән Олимпия уеннары корылмаларында ачарга рөхсәт ителде. Андагы зонаның чикләрен Краснодар хакимиятләре тәкъдиме нигезендә Русия хөкүмәте хәл итәчәк.

XS
SM
MD
LG