Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы трамвай идарәсендә татар теле мәсьәләсе күтәрелде


Чаллы трамвайларында икетеллелек канунына игътибар артачак
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:54 0:00

Трамвайларда татар телен куллану мәсьәләсен күтәрүгә Аксакаллар шурасы, “Туган тел” оешмаларының мөрәҗәгатьләре этәргеч биргән. Трамвайларда татар теленә игътибар артачак диелә.

3 июльдә узган әлеге җыелышның тукталышларны татар телендә әйтүгә багышланган өлешенә милли оешмалар исеменнән Илгизәр Мөхәммәтҗанов килгән иде. Җыелыштагы сөйләшү хакында аның фикерен белдек.

"Мин башта трамвай идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Архипов белән сөйләштем. Транспортта татарча игъланнар турында бик ипле сүзләр әйтте. Минзәлә ягында туып-үскән урыс кешсе буларак, бераз безнеңчә дә аңлый. Җыелышта Чаллы хакиме ярдәмчесе Ольга Горбунова да катнашты. Үз чыгышын ул татарча башлады. Бу күренешне килгән халык та җылы кабул итте. Аксакаллар шурасы, "Туган тел" оешмалары күтәргән мәсьәләне, ягъни икетеллелек мәсьәләсен без ничек уйлыйбыз, ул да шулай аңлый. Җыендагы халык та бу фикерләрне уңай кабул итте. Әлбәттә, сораулар булды. Татарча игълан-белдерүләрдәге кыенлыклар хакында трамвай йөртүчеләр, идарә җитәкчеләре дә әйтеп китте. Мәсәлән, алар әйтүенчә, мәгълүматлар, тукталыш исемнәре күп бирелә. Шунлыктан, трамвай йөртү иминлегенә да тәэсир итә, диләр. Ике телдә дә тукталышлар исеме әйтелгән, яздырылган җайланмалар урнаштырырга трамвай идарәсенең акчасы җитмәве хакында да әйтелде" диде Илгизәр әфәнде.

Җыелыш тәмамлангач, трамвай идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Архиповка мөрәҗәгать иттек. Биредә татар телен гамәлгә кертүдә нинди кыенлыклар бар, эшне яхшырту өчен нинди чаралар күрелә?

Евгений Архипов: "Татарстанда икетеллелек турындагы канун нигезендә, без трамвай йөртүчегә укыткан вакытта ук ике телне дә куллану тәртипләрен аңлатабыз. Бездәге 210 йөртүченең яртысы диярлек урыс телле, төп халык телен белмәүчеләр. Шуңа, икетеллелек турындагы канунны үтәү йөзеннән без һәр маршрут өчен кулланмалар булдырдык. Анда тукталышларның исеме урысча язылган һәм татарчага тәрҗемә ителгән. Юлга чыкканда бу кулланма йөртүчеләргә бирелә. Күптән эшләүчеләр тәрҗемәне инде яттан белә, ләкин тукталышларны укып әйтүчеләребез дә бар әле. Менә бүгенге җыелыш хезмәткәрләребезнең ярты еллык эшенә йомгак ясау белән бәйле иде. Без беренче мәсьәлә итеп икетеллелек турындагы канунның үтәлешен күтәрдек. Хакимият вәкиле алдында безгә автомәгълүмат җайланмалары сатып алу турындагы сорауны куйдык. Ул җайланмалар эшне күпкә җиңеләйтәчәк. Дөрес, яңа кайткан вагоннарда алар бар инде. Йөртүче тиешле тукталышта язманы куша һәм белдерүләр урыс, татар телләрендә яңгырый. Менә шундый юллар белән икетеллелек турындагы канунны тормышка ашырырга уйлыйбыз", диде.

Татьяна Гусева биредә утыз ел эшли. "Минем үземә тукталышларны нигә татарча әйтмисез, дип дәгъва белдерүче булмады. Ләкин йөртүче булып эшләгән кызыма, башка хезмәттәшләремә бу хакта әйткәлиләр икән. Татарстанда яшәгәч, татар теле кирәк. Үзем татар булгач, күрәм, республикада урыс теле күбрәк урын алган. Шуңа, татарларның да ана телендәге сүзләрне онытуы гаҗәп түгел. Аннан соң тукталышларның урысчадан татарчага тәрҗемәсе дә күп очракта уңышлы түгел. Мәсәлән, "Остановка "Прудонакопитель" (по требованию)". Ә безгә аны "Буа туплау" тукталышы. (сорау буенча)" дип тәрҗемә итеп бирделәр. "Центр слуха" – "Ишетү үзәге" булды. Менә шундый ятышсыз тәрҗемәләрне үзгәртәсе иде" ди Татьяна ханым.

Мин трамвай идарәсендә тәрҗемәләрне кемнәр ясавы белән дә кызыксындым. Аларны газет журналистлары тәрҗемә иткән икән. Монда шунысын да ассызыкладылар, бер үк тукталыш исемнәрен ничә кешегә тәрҗемә итәргә бирсәләр, шулкадәр үк төрле тәрҗемә ясала икән.

Заманында Чаллы автобусларында тукталышлар татарча әйтелә башлаган иде. Анда "Пединститут" тукталышы "Югары дәрәҗәле укытучылар әзерләү уку йорты"на, "Ипподром" – "Атлар чабыштыру урыны" тукталышына тәрҗемә ителеп, озак еллар автобусларда әйтелеп килде. Пассажирлар бу белдерүләрдән чын күңелдән көлсәләр дә, хәзер анысы да юк инде, урысча гына әйтелә.

XS
SM
MD
LG