Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:27

Молдовада "Россия-24"не күрсәтү туктатылды


Молдованың телерадиотапшырулар координация шурасы илдә "Россия-24"не күрсәтүче ширкәтнең лицензиясен ярты елга туктатты.

Бу шура шулай ук Русиянең "Беренче канал", "РТР-Планета" һәм РЕН ТВны трансляцияләүче дүрт ширкәткә дә чикләүләр кертте.

Әлеге шура әгъзасы Дина Чокан сүзләренчә, "Россия-24"нең аналитик програмнарында Украинадагы низаг турында бер якның гына фикере бәян ителә.

XS
SM
MD
LG