Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә язучы Рустем Муединның кабер ташы куелды


Рустем Муединның кабер ташы
Рустем Муединның кабер ташы

4 июльдә Акмәчетнең Хошкельди кырымтатар бистәсе зиратында язучы Рустем Муединның кабер ташын ачу чарасы узды. Чарада кырымтатар язучылары, мәрхүмнең якыннары катнашты.

Әгәр исән булса, Рустем Муедин 6 июльдә 95 еллыгын котлар иде. Ул 93 яшендә 2012 елда вафат итте. Кабер ташын аның якыннары шул 95 еллыгына туры китереп, язучылар белән бергә ачтылар.

Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл без бүген язучыбыз Рустем Муединны монда жыелып искә алабыз диде.

"Рустем Муедин халкыбызның шанлы улларыннан берсе. Намуслы, тугрылыкны яраткан, ватанпәрвар, язган әсәрләре дә, үзе дә халыкны, ватанны кайгырткан бер язучы иде. Ул "Агъыр такъдирлер" (Авыр язмышлар) романын да язып өлгерде, аны театрыбыз сәхнәләштергән иде. Ул туган телебезгә, мәдәниятәбезгә багышлап язган бик күп макаләләрнең да авторы булды. Аның бу мәкаләләре дә аерым китап булып чыгарылган иде", диде.

Рустем Муединның кызы Фәүзия ханым
Рустем Муединның кызы Фәүзия ханым

Язучының кызы Фәүзия апа "әтием бөтен гомере буе милләтебезне уйлап яшәде. Без Үзбәкстанда яшәгәндә дә, әтием без Ватаныбызга кайтачакбыз дигән өмет белән яши иде. Кырымда инде ул гомеренең соңгы минутына кадәр халкыма хәзмәт итәм дип йөгереп йөри иде, ләкин көтелмәгәндә авырып китеп өч айда бу дөньяны куйды, диде.

Рустем Муедин 1919 елда Акмәчеттә туа. Танылган кырымтатар шәхесләре – язучы, 2011 елда Лондонда вафат иткән Дженгиз Дагджы, профессорлар Якуп Бекиров, Джавид Кудусов белән бер мәктәптә укый.

1930 елларда аңа тел һәм әдәбият укытучысы Умер Дерменджи, шагыйрь Ибраим Бахшыш алып барган әдәбият түгәрәгендә әдәбиятта беренче адымнарын ясарга ярдәм итәләр. 1937 елда Кырымда чыккан "Яшь ленинчылар" газетында аның "Рустемнең җинаятьчелеге" исемле хикәясе, соңрак шигырьләре басылып чыга, әсәрләре радиода яңгырый.

1957 елда Ташкентта кырымтатар телендә чыга башлаган "Ленин байрагъы" газетында аның язмалары күренә башлый. Аның "Сүнгән йолдызлар" пьесалар җыентыгы 1992, 1994 елларда Нью-Йоркта Кырым фонды тарафыннан нәшер ителә. 1995 елда Акмәчеттә аның "Ана кайгысы" китабы чыга. 1993 елда ул Украина язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителә.

Рустем Муедин милли рухлы кырымтатар гаиләсендә туып үсә. Аның абыйсы Мемет Севдияр (Муедин) сугыш елларында алманнарга каршы сугышып гомерен АКШта дәвам итә, кырымтатарларны ватаннарына кайтару хәрәкәтендә АКШта эшчәнлек алып бара, шигырьләр, мәкаләләр яза. Ул "Этюды об этногенезе крымских татар" исемле зүр күләмле китапның да авторы була. Бу китапны ул АКШта рус телендә чыгара.

Рустем һәм Мемет Муедин бер гаиләдә туып-үсеп гөмер буе туган халкына хезмәт иттеләр. Мемет Севдиярнең АКШта яшәве, кырымтатарларның хокукларын торгызу өчен көрәшүе СССРда яшәгән энесе Рустем Муединга төрле органнар тарафыннан басым өчен сәбәп булды. Бу сәбәптән Рустем Муедин алдында Үзбәкстанда төрле ишекләр ябылган иде. Тик Кырымга кайткач ул "Кырым" исемле кырымтатар газетында берара эшкә урнаша, иҗатын дәвам итә.

Язучы 2012 елның 25 гыйнварында авырудан вафат булды.

XS
SM
MD
LG