Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:29

“Украинада ялланган террорчыларны "МММ"да финанслый”


Русия хәрбиләре Украинада террор гамәлләре өчен кешеләрне яллый, ялланучыларга акча түләнә, шул исәптән "МММ"да финанслый. Бу хакта Украина иминлек хезмәте башлыгы Валентин Наливайченко белдерде.

Аның сүзләренчә, яллангач аларга күнегүләр үткәрәләр, аннары Украинага җибәрәләр, араларында хәрбиләр дә күп. "Яллау урыннары финанслана, шул исәптән инде күптән онытылган "МММ" тарафыннан да. Бу оешманың ике активисты Курган өлкәсендәге "Донецки халык республикасы"ның вәкиле", ди Наливайченко.

"МММ"ны Сергей Мавроди оештырды. 1994 елның 1 февраленә кадәр ул финанс эшчәнлеге белән шөгыльләнде, сәүдә итте. Аннары Русия тарихында моңа кадәр күзәтелмәгән эре финанс пирамидасы төзеде.

XS
SM
MD
LG