Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:08

Украина президенты: Утны берьяклы гына туктату көтелми


Славянскида Украина әләме

Славянскида Украина әләме

Украина президенты Петр Порошенко илнең көнчыгышында утны бер яктан гына туктату мөмкин булмаячагын белдерде. Бу хакта журналистларга Украина саклану һәм иминлек министры Андрей Лысенко җиткерде.

Лысенко сүзләренчә, президент “кораллар берсүзсез тапшырылганда, тотыклар һәм кулга алынганнар азат ителгәндә һәм шулай ук Украина-Русия чиге Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләре катнашында торгызылганда” гына мөмкин.

Донецки шәһәр сайты хәбәр итүенчә, якшәмбенең беренче яртысы тыныч узган. Аннан Русия яклы кораллыларның китүе хәбәр ителгән иде. Элгәре Донецки һава аланы тирәсендә шартлаулар һәм атышлар барганлыгы турында хәбәрләр булды.

Украина хәрбиләре Славянски, Краматорски шәһәрләрен тулысынча үз контроленә алды. Украина саклану министрлыгы белдерүенчә, бу шәһәрләрдә яшәеш челтәрен торгызу эшләренә керешкәннәр. Азык-төлек һәм су китерелә. Лысенко сүзләренчә, Дружковка һәм Константиновка да Украина хәрбиләре контролендә.

XS
SM
MD
LG