Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Украина халкы өчен ярдәм җыю әрҗәсеннән акча урлауда шикләнелүче тоткарланган


Сәүдә үзәгендәге әрҗәдән акча урлануы турында полициягә Украина көньяк-көнбатыш халкы өчен ярдәм җыючы волонтерлар хәбәр иткән. «Комсомольская правда» язуынча, дүрт көн узганнан соң бер ир кеше тагын акча үзләштерергә тырышканда тоткарланган.

Полициягә китерелгәч әлеге 53 яшьлек ир кеше күптән түгел төрмәдән чыгуын һәм ялланган фатирда торуын сөйләгән. Беркайда да эшләмәүче ир кеше урлаган 3 мең 150 сумның бер өлешен бурыч түләүгә тоткан, ә икенче өлешенә азык-төлек алган.

Хәзер бу хәл нигезендә җинаять эше ачылган.

XS
SM
MD
LG