Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:14

Кущевскаяда җинаятьчел төркем башлыгы булган Цапок тикшерү изоляторында үлгән


Краснодар төбәгенең Кущевская бистәсендә 12 кешене үтергән өчен гомерлек төрмәгә хөкем ителгән Сергей Цапок тикшерү изоляторында вафат булган. Бу хакта төбәкнең тикшерү комитетында хәбәр иттеләр.

Җәзалауларны үтәү федераль хезмәте хәбәр итүенчә, төп сәбәп – йөрәк авыруы.

Узган елның ноябрендә Краснодар төбәге мәхкәмәсе Цапок һәм тагын аның ике тарафдарын гомерлек төрмәгә хөкем иткән иде. Әлеге Цапок җитәкчелегендәге җинаятьчел төркем барлыгы 12 кеше, шул исәптән 2010 елны фермер Сәрвәр Аметов өендә дүрт баланы үтерүдә гаепле дип табылды. Әлеге җинаять Русиядә зур шау-шу тудырды.

XS
SM
MD
LG