Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:01

Советлар берлеге элекке тышкы эшләр министры булган, соңрак "Гөлчәчәк инкыйлабы"нда Грузия президенты вазифасыннан төшерелгән Эдуард Шевардандзе 86 яшендә вафат булды.

Коммунистлар фиркасенә кереп партия баскычыннан менә-менә башлаган сәяси юлын Эдуард Шеварднадзе Советлар берлегенең Салкын сугышны тәмамларга ярдәм иткән тышкы эшләр министры һәм соңрак бәйсез Грузия президенты буларак тәмамлады.

2003 елның ноябрендә Грузиядә парламент сайлавыннан соң каршылыклар чыккач, мәйданга "Гөлчәчәк инкыйлабын" хуплап җыелган халык алдында Шеварднадзе үзен "халыкка тугры" җитәкче дип атады:

"Бүген минем көч кулланырга вәкәләтем һәм мөмкинлегем бар, әмма аның кан коеш белән тәмамланачагын белгәнгә, президент вазифасыннан китүем яхшырак булыр, дип уйлыйм. Мин халкыма һәрвакыт тугры булдым, хәзер дә тугры булып калам", дип Шеварднадзе президентлыктан китүе турында белдерде.

1928 елның 25 гыйнварында ул чактагы Совет Грузиясенең Гурия өлкәсендә туган Шеварднадзе 20 яшьтә үк партиягә керә. Башкала Тифлис районының беренче секретаре булып эшләгәндә ул шәһәрнең төп коммунист рәсмиләренең берсен коррупциягә бәйле булуын фаш итә һәм озак та үтми 1965 елда Грузиянең эчке эшләр министры итеп билгеләнә. Мәскәү ярдәме белән ул партия әгъзаләре һәм КГБ хезмәткәрләре арасында ришвәтчелеккә каршы кампанияне дәвам итә.

1972 елда Шеварднадзе Грузия коммунистларының беренче секретаре итеп билгеләнә. 1985 елдан Советлар берлегенең тышкы эшләр министры була.

Ул чакта Грузиядә инде бәйсезлек теләге һәм милли хисләр көчәеп китә. Шеварднадзеның Мәскәүгә тугрылыклы булып калуы Грузиядә күпләрне сагайта, әмма тышкы эшләр министры урыны аңа халыкара танылу китерә. Михаил Горбачевның тышкы сәясәттәге иң якын киңәшчесе буларак, Шеварднадзе аның белән бергә Көнбатыш һәм АКШ белән мөнәсәбәтләрне җайлау һәм Салкын сугышны бетерү чараларында катнаша.

1987 елда БМО Генараль ассамблеясында ясаган чыгышында Шеварднадзе Мәскәү белән Вашингтонны коралны контрольдә тотарга һәм дөньяны атом коралыннан чистартырга чакыра.

"Советлар берлеге һәм АКШ ниһаять беренче тапкыр "атомсыз дөнья" дигән сүзне әйтте. Әлеге сүз чынбарлыкка ашкач, дөньяның сыйфаты үзгәрәчәк. Дөнья атом коралы белән иминлекнең икесенең ике әйбер икәнен аңлаячак. Дөньяның атом коралы беткәч кенә иминрәк булачагын күрәчәк," дигән иде Шеварднадзе ул чыгышында.

"Ил белән идарә итү – сәнгать"

Шеварднадзе шулай ук 1989 елда совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару эшендә дә төп рольне уйнады. Шуннан соң аның Горбачев белән юллары аерылды. 1990 елның 20 декабрендә Шеварднадзе тышкы эшләр министры вазифасыннан китте.

"Мин китәм. Аптырамагыз, ачуланмагыз. Бу минем акрынлап тамыр җәюче диктатурага җавабым. Илебездә барган процессларга ышанычым юк, халыкка авыр булачак. Диктаторлыкның киләчәге юк, дип ышанам. Киләчәк демократик һәм ирекле булырга тиеш", дигән иде Шеварднадзе тышкы эшләр министры вазифасыннан киткәндә.

Сигез ай узгач, 1991 елның августында Шеварднадзеның бу сүзләрен күпләр искә алды. Горбачевка каршы фетнә тиздән Советлар берлегенең таркалуы белән тәмамланды. Фетнәдән соң Шеварднадзе тагын бер ай Советлар берлегенең тышкы эшләр министры булды һәм 1991 елның декабрендә аннан китте.

Грузиягә кайтып ул, бәйсез республиканың беренче президенты Звиад Гамсахурдия киткәч, 1992 елда Грузия парламенты башлыгы булды, соңыннан президентлык кире кайтарылгач, 1995 елда биш елга президент итеп сайланды. 2000 елда яңа мөддәткә Шеварднадзе күп санлы җәнҗаллар белән килде.

Шеварднадзе президентлыгы чоры Грузия өчен җинаятьчелек, ришвәтчелек, эшсезлек һәм акчасызлык чоры булып тарихка керде. Ул өч һөҗүмдә (1992,1995,1998 елда) исән калды.

Архив видеосында Эдуард Шеварднадзе 1995 елгы һөҗүмнәр соң.

2003 елның ноябрендә узган парламент сайлавы нәтиҗәләренә ризасызлык белдереп башланган урам җыеннары вакытында Шеварднадзега вазифасыннан китү таләбе куелды. 23 ноябрьдә парламентның беренче утырышын ачканда бинага ачулы пикетчылар бәреп кергәч, Шеварднадзе тән сакчылары белән качып чыгып китте.

Калган гомерен ул тыныч кына Тифлистә яшәде. 11 ел элек, 2003 елның декабрендә инде сәяси карьерасын тәмамлаган Шеварднадзе Азатлык радиосының грузин редакциясенә: "Ил белән идарә итү җиңел эш түгел. Сәнгать, фән ул. Һәркем ил белән идарә итә алмый. Минем үземнең ил җитәкчесе булу тәҗрибәм зур, әмма мин дә яхшы идарәче булдым, дип әйтә алмыйм", дигән иде.

XS
SM
MD
LG