Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эдуард Шеварднадзе вафат булды


Советлар Берлегенең тышкы эшләр министры Шевардандзе 86 яшендә вафат булды.

Эдуард Шеварднадзе сәяси карьерасын совет чоры Грузиясендә җәмәгатьчелек тәртибен саклау министры, эчке эшәр министры һәм коммунистлар фиркасенең беренче секретаре буларак башлаган.

Советлар Берлегенең беренче президенты Михаил Горбачев Шеварднадзе турында үзгәртеп кору чорында үзенең иң якты хезмәттәше буларак искә ала. 1985-1990 елларда Шеварднадзе Советлар Берлеге тышкы эшләр министры булды. Бәйсез Грузиянең беренче президенты Звиад Гамсахурдия хакимияттән төшерелгәч, парламент рәисе һәм соңырак Грузия президенты булды. Сигез ел президент булганнан соң 2003 елда "Гөлчәчәк инкыйлабы" вакытында оппозиция аның урыныннан китүен таләп итте.

2006 елда аның "Үткәннәр һәм киләчәк турында уйланулар" исемле китабы дөнья күрде. Шеварднадзе биш тапкыр Ленин ордены, Октябрь инкыйлабы ордены һәм башка төрле дәүләт бүләкләренә лаек сәясәтче. Һарвард, Бостон, Атнанта, Лос-Анжелес һәм Италиянең Триест шәһәре университетларының шәрәфле докторы, ике баласы, дүрт оныгы бар.

Шеварднадзеның тормыш иптәше, танылган журналист, озак еллар "Грузия хатын-кызлары тыныч тормыш өчен" исемле халыкара берләшмәне җитәкләгән Нанули Шеварднадзе 2004 елда вафат булган иде.

XS
SM
MD
LG