Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:11

Русиядә Бердәм дәүләт имтиханының икенче дулкыны башланды. Сарман районында тикшерү капкасы аркылы узганда сызгырмасын өчен кызлар металлсыз күкрәкчәләр кигән, чөнки имтиханның беренче дулкынында кызларның күкрәкчәләрен салдырып тикшергәннәр.

Ел саен БДИ сәбәпле, Татарстанда нинди дә булса җәнҗал булмый калмый диярлек. Быел да Казанда БДИдан соң бер укучы кыз вафат булды, әлбәттә табиплар моны имтиханнар белән бәйле түгел дип аңлатырга ашыкты. Шуңа да карамастан БДИ сәбәпле, балаларга рухи зыян килүен психологлар раслый килә, җитмәсә елдан-ел мәктәптә контроль чаралары арта тора һәм бу, әлбәттә, киләчәккә дә тәэсир итми калмый.

Быел, мәсәлән, укучыларны металл тикшерү капкасы аркылы тикшереп керткәннәр һәм тикшерү җиһазы даими сызгыру сәбәпле, кызларны билгә кадәр чишендереп тикшергәннәр. Шундый хәл Сарман районы Җәлил бистәсендә булган. Мәктәпне тәмамлаучы кызлар металл тикшерү капкасы аркылы чыкканда, җиһазның гел сызгыруы сәбәпле, икенче бүлмәгә алып кереп хәтта күкрәкчәләрен салырга мәҗбүр иткәннәр. Шул ук вакытта укытучылар да тикшерү аркылы узарга тиеш булган.

Икенче бер районда 30 еллап мәгариф өлкәсендә эшләгән Лилия ханым (исемен үзгәртүне сорады) сүзләренчә, БДИ вакытында балаларга психологик яктан көчле басым бара.

"Ул металл эзләү капкасы хәтта муенсаларга, колак алкасына кадәр кычкырды. Казаннан инспектор килгән иде. Федераль күзәтүче булды. Анысы башка республикадан китерелде. Гомумән, бөтен БДИда федераль күзәтүчеләр булды. Алар барысын да карап торды. Әлбәттә, полиция укучыларга кагылмады. Аларга алдан ук шундый күрсәтмә төшкән иде. Полиция дә карап кына торды.

Без металл эзләү капкасы аркылы йөрергә ияләшмәгән һәм бала аның аркылы чыкканда куркуга кала. Аларның имтихан алдыннан бит болай да йөрәкләре сикерә. Инде ул җайланма сызгыра башласа, бала икеләтә дулкынлана башлый. Шуңа бу имтихан билгеләренә дә тәэсир итә, психикасы нык булмаган балалар да күп. Җитмәсә әле видеокүзәтү дә тора. Мондый кырыс шартлар бары тик киләчәктә укуларын югары уку йортында дәвам итәргә теләүчеләр өчен генә булырга тиеш. Алар өчен махсус үзәк булдырып тикшерсеннәр, ә мәктәптән соң турыдан-туры эшкә урнашырга теләүчеләр өчен БДИ нәрсәгә соң?" ди ул.

"Ясминә" психология һәм иҗат үзәге җитәкчесе Наилә Бәширова Азатлыкка әйтүенчә, һәрбер тикшерүнең чиге булырга тиеш. Аның сүзләренчә, укучыны чишендереп тикшерү административ хокук бозу булып тора.

"Бу очракта укучының хокукы бозыла һәм аның ата-анасы рәхәтләнеп шикаять яза ала. Һәр баланың сайлау мөмкинлеге булырга тиеш, ә монда андый мөмкинлекне калдырмаганнар. Аларның мондый хәлдән соң бөтенләй башы эшләмәскә мөмкин. Шок хәленнән тиз генә чыгу һәрбер баланың хәленнән килми", ди ул.

Икенче психолог Ләлә Баграмшина әйтүенчә, балаларга ышаныч булмау болай да какшаган психикаларына тагын да негатив тәэсир ясый ала.

"Мондый хәлдән соң, кешегә психотепария кирәк булырга мөмкин, ярый да ул бала белгечкә мөрәҗәгать итсә, күпләр бит үзләре генә уздырып җибәрергә тырыша. Формалашкан кеше дә мондый хәлдән соң борчыла, ә болар бит әле бала гына", ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG