Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:00

Кырымтатар конгрессы Төркиядә узарга мөмкин


"Җитәкчеләрне куып мәҗлеснең эшен туктатып булмый", ди Али Хәмзин. Оешма һәр дәрәҗәдә мөстакыйль карарлар кабул итәргә сәләтле итеп төзелгән.

Кырым "хакимияте" Кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилевне Кырымга кертмәү сәбәпле 4-5 июльдә мәҗлеснең утырышы Украинадагы Херсон өлкесенең Генически шәһәрендә үзды.

Бу утырыштан кайтып барганда мәҗлес рәисе Рефат Чубаровны да Кырымга кертмәделәр.

Чиктә Кырым прокуроры Наталья Поклонская Чубаровка Кырымга керү биш елга тыелуы турында карарны ФСБ, миграция хәзмәткәрләре алдында укып ишеттерде. Чубаров милләтара мөнәсәбәтлерне кискенләштерүдә, экстремистлыкта гәепләнә. Чонгар тикшерү пунктына Кырым ягыннан ОМОН, дистәгә якын полиция машинасы, ике автозак китерлегән иде.

Шулай итеп Генически районында узган мәҗлес утырышыннан соң Рефат Чубаров кире Кырымга кертелмәде, ул Украинаның Русия контролендә булмаган өлешендә калырга мәҗбүр булды. Чубаров бу карар турында мәхкәмәгә мөраҗәгать итәчәген белдерде, әмма моның өчен аның кулында Кырымга керүне тыючы бер рәсми кәгазь дә юк. Чубаров читтән торып та мәҗлес рәисе эшен башкара ала, диде рәис урынбасары Нариман Җәләл.

​Рефат Чубаров белән Украина Югары радасының кеше хокуклары омбудсмены Валерия Лутковская очрашып сөйләште. Ул Чубаровны Кырымга кертмәүне аның Украина яклы бәйсез позициясе белән бәйләде.

"Буген Русия Федерациясе органнарының 70 еллык сөргенлекне кичергән кырымтатар халкына мөнәсәбәте Кырымда яшәүче 300 мең кырымтатарга карата этник дискриминациядән башка бер нәрсә түгел", диде Валерия Лутковская.

Чубаров – мәҗлес рәисе генә түгел, ул Кырым парламенты депутаты да. Кырымнан куылуы аның бу эшенә дә комачаулый һәм канунсыз санала, диде Украина хокук белгече.

Корылтайның сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев шулай ук Чубаровның кертелмәвен канунсыз дип саный.

– Рефат Чубаровның Кырымга кертелмәвенә протест чаралары була аламы?

– Була ала, әлбәттә, моны инкярь итә алмыйм.

– Аларны мәҗлес оештыра аламы?

– Аларны оештыра да алалар, әмма үзеннән үзе дә спонтан рәвештә була ала.

– Килеп чыккан вазгыять мәҗлес утырышының Кырымнан читтә Мостафа Җәмилев катнашында узуы белән бәйле түгелме?

– Юк, минемчә, бәйле түгел. Болар бөтенесе бер чылбырның алкалары. Мәҗлескә басым ясау, кемнәрнеңдер кырымтатарлардан төрле фиркаләр исемлекләре аша сайлауларда катнашырга әзерләнүе – бөтенесе бер яклы сөясәт.

– Болай барса, мәҗлесне дә тыячаклармы?

– Мәҗлесне тыю мөмкин түгел, ничек алар безне тыя алалар?

– Бинаны алып, башка төрле басым белән?

– Бу бина мәҗлеснеке түгел, ул "Кырым" фондына карый. Бинаны алсалар, без өйләрдә, кирәк булса, далада җыелып карарлар кабул итәчәкбез.

– Сез җыелырсыз, ләкин кырымтатарларның мәсьәләләрен кем хәл итәчәк?

– Хакимият хәл итәчәк...

– Кайсы хакимият? Русияме, Украинамы?

– Халыкара оешмалар, җәмәгатьчелек безнең мәсьәләләрне хәл итәргә мәҗбүр итәчәк кемне дә булса.

Геническида узган утырышта мәҗлес хакимияттән үз вәкилләрен чакыртып алырга, дигән карар кабул итте. Билгеле булганча, мәҗлес милләтләр эшләре комитеты рәисе вазифасына Заур Смирновны, вице-премьер вазифасына Ленур Ислямовны юллаган иде. Кырым Дәүләт шурасының вице-спикеры вазифасында мәҗлес әгъзасе Ремзи Ильясов эшли, әмма аның бу билгеләнүе мәҗлес белән килештерелмәгән булган. Ильясов көзен үтәчәк сайлауда "Бердәм Русия" фиркасе исемлегендә катнашырга җыена. Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз әйтүенчә, Заур Смирнов вазифасында кала, әмма мәҗлестән китү турында гариза язган.

​Мәҗлеснең тышкы мөнәсәбәтләр өчен җаваплы вәкиле Али Хәмзин вазгыять киеренке һәм көтелмәгән хәлләр булырга мөмкин, диде.

– Хакимияттә халкыбызның вәкилләре кимендә 20% булырга тиеш, дигән документ ялган булып чыкты. Җирле хакимиятләр аны санга сукмады. Шуңа күрә без Заур Смирновны да милләтләр эшләре комитеты рәисе вазифасыннан чакыртып алырга, дигән карар кабул иттек. Ленур Ислямов инде болай да эшеннән алынган иде. Ремзи Ильясовны без куймадык.

– Икенче юлы сез Кырымнан читкә чыкканда үзегезне яки бергә мәҗлестә эшләгән башкаларны да кире кертмәсләр дигән курку бармы?

– Чыкканда гына түгел, монда үзебезнең эш урынында утырганда да килеп куып чыгармаслар, дип әйтеп булмый. Оятсыз рәвештә канун бозу бара, аңа каршы беркем дә тора алмый. Чубаровның да депутат кагылгысызлыгы хокукы бар иде, прокурор аны саннамады.

– Кырымтатар конгрессын кайда һәм кайчан уздырырга җыенасыз?

– Ел ахырына кадәр узачак, дип килештек. Аны әзерләү эше башланды. Әзерлек комитетын Мостафа Җәмилев һәм Рефат Чубаров җитәкли. Мин дә, беренче конгрессны уздыручы буларак, бу эшкә ярдәм итәм. Минем дә үз тәкъдимнәрем бар. Әлегә аның кайда узачагы төгәл билгеле түгел. Шәхсән үзем конгресс Төркиядә узарга тиеш, дип саныйм. Яки Романия була ала, ләкин Төркиядә яхшырак булыр, дип уйлыйм. Бу атнада Җәмилев һәм Чубаров Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу белән очраша.

Мәҗлес яшерен эшчәнлек алып барачакмы, болай булса?

– Яшерен булмас ул, без 1991 елга кадәр дә шулай эшләдек. Эш һәм көрәш стратегиясе яши-яши килә ул. Ходай безгә яңадан шундый сынау җибәргән икән, аны да үтәрбез, иншаллаһ. Кырымтатарларга карата хата артыннан хата ясала хәзер. Русия хакимияте моны тиз аңлап вазгыятьне үзгәртү өчен чаралар күрер дип ышанам, барыбер. Премьер Аксенов һәм аның тирәсендәге кешеләр хәзер хакимияттә калыр өчен кырымтатарлар мәҗлесен юк итүне максат итеп куйды.

"Путин, тормышын Һааг мәхкәмәсендә тәмамлаган Милошевич хаталарын кабатлый"

Аннексия вакытында да Кырымны еш кына Косово белән чагыштыралар иде. Танылган сәяси күзәтүче Виталий Портников тора-бара охшашлыклар тагын да арта, ди.

Виталий Портников

Виталий Портников

​Диктатор Милошевич албаннарның абруйлы сәясәтчеләрен Косоводан куып чыгарды. Албаннарның моңа каршы торуын ул көч белән бастырды.

Албаннар үзләренең ул чакта әле "легитим булмаган" дәүләтләрен төзеде. Яңа буын албаннарның җитәкчесе булып килгән Ибраһим Ругова көч куллануга каршы булганга, Белград аны төрле киеренке чараларга этәрә алмады. Косовоны азат итү армиясе барлыкка килде, партизан сугышы башланды. Диктатор албан проблемын чишү юлын тапты – Косоводан җирле халыкны куып чыгарды. Аның бу гамәле, НАТОның Югославияне утка тотуы, режимның җимерелүе, Косовоның бәйсезлек игълан итүе, Һааг мәхкәмәсе белән тәмамланды, дип яза Портников.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG