Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:17

АКШ Әфганстанда хөкүмәтне канунсыз басып алырга тырышуга борчылу белдерде


АКШ Әфганстанда хөкүмәтне канунсыз басып алырга тырышуга борчылу белдерде

АКШ Дәүләт секретаре Дҗон Керри Әфганстанда хөкүмәтне канунсыз юллар белән басып алырга тырышу Американың әлеге илгә ярдәмен туктатачыгана китерәчәк дип кисәтте. Керри бу белдерүне Әфганстанда президент сайлаудан соң хәлнең кискенләшүе сәбәпле ясады.

АКШ Дәүләт секретаре Әфганстанда «параллель хөкүмәт” булдыру турындагы хәбәрләргә борчылу белдерде. Аның сүзләренчә, Вашингтон сайлаудагы хәрәмләшүләр турындагы сүзләр бушка калмас һәм тикшерүләр булыр дип өметләнә.

Әфган бәйсез сайлау комиссиясе дүшәмбе көнне үз белдерүендә сайлауда 56 процент тавыш казанып элекке финанс министр Ашран Гани җиңде дип белдерде. Аның көндәше, элекке тышкы эшләр министры Габдулла Габдулла барлыгы 44 процент тавыш җыйган.

Габдулла вәкиле әлеге нәтиҗәләрне танудан баш тартты һәм бу хәлне “түнтәрелеш булдырырга тырышу” дип әйтте.

Сайлау комиссиясе рәисе Әхмәт Йосыф Нуристан хәрәмләшүләр турындагы барлык шикаятьләр каралгач нәтиҗәләр үзгәрергә мөмкинлеген ассызыклады.

XS
SM
MD
LG