Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил Газзә сызыгында Хәмәс корылмаларына һөҗүмнәр башлады


Израил Фәлестин шәһәрләрен һавадан утка тотты
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:58 0:00

Израил хәрби көчләре Газзә сызыгында Хәмәс төркеменә каршы хәрби чаралар башлауны игълан итте. “Твиттер”да Израил самооборонасы көчләре вәкиле подполковник Питер Лернер белдерүенчә, кораллы чаралар Хәмәснең Израилгә һөҗүмнәр оештыру урыннарына алып барыла.

Элегрәк Израил самооборона көчләре Газзә сызыгындагы хәлнең кискенләшүе сәбәпле, бер мең ярым резервистны чакыра башлавын белдерде. Израил массакүләм мәгълүмат чаралары белдерүенчә, һавадан ут ачу сишәмбегә каршы төндә башланган.

Дүшәмбе Газзә сызыгыннан Израилгә берничә дистә ракета җибәрелгән иде.

Үрдүннең көнбатыш ярында урланган өч Израил яшүсмеренең үле гәүдәсе табылганнан соң, фәләстин яшүсмерен үтерү сәбәпле, төбәктә хәл кискенләште.

XS
SM
MD
LG