Accessibility links

Кайнар хәбәр

Луганскида снаряд кыйпылчыгы халыкны ташучы автобуска эләккән


Луганскида иртә белән снаряд кыйпылчыгы халыкны ташучы кечкенә автобуска эләккән. Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итә.

Украина хәрбиләре сишәмбегә каршы төндә Донецки өлкәсе Константиновка шәһәрен басып алды. Бу хакта “Информационное сопротивление" төркеме башлыгы Дмитрий Тымчук Facebookта белдерде. Аның мәгълүматларына күрә, төнлә кораллы сепаратистлар украин армиясенең өч ныгытмасына ут ачкан. Шулай ук Лугански өлкәсе "Довжанский" һәм "Дяково"да чик сагы янында атышлар булган. Украина чик сагы хезмәте белдерүенчә, аларның сигез чик сакчысы яраланган.

Майдан активистлары илнең көнчыгышында хакимият гамәлләре белән риза булмыйча бүген Югары Рада каршында җыелды. Алар кырысрак хәрәкәт итәргә кирәк дип саный һәм Украина иминлек хезмәте, чик сагы хезмәте җитәкчесен һәм баш прокурорны эшеннән җибәрүне таләп итә.

Кичә Украина президенты Петр Порошенко сепаратистлар басып алган Лугански һәм Донецкины азат итү планын раслады. Сепаратистларны корал ташлауга мәҗбүр итү өчен әлеге төбәкләр камап алыначак.

XS
SM
MD
LG