Accessibility links

Федерация шурасы сенаторларга чит илгә йөрмәскә киңәш итә


Федерация шурасы җитәкчелеге сенаторларга чит илгә сәфәрләрне киметергә киңәш итте. Бу хакта югары пулаттагы матбугат очрашуында Валентина Матвиенко белдерде. Аның сүзләренчә, чит илдә сенаторлар провокацияләргә очрый ала.

"Без мондый хәлләр булмас дип әйтә алмыйбыз, шуңа ниндидер күңелсез хәлгә очраганчы суга тагын бер тапкыр өреп карарга яхшырактыр", диде ул.

Элегрәк вице-премьер һәм министрларга чит илгә бармаска киңәш ителгән иде. Шулай ук прокуратура, эчке эшләр министрлыгы һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләренә чит илгә чыкмаска кушылды.

XS
SM
MD
LG