Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:10

Бүген Татарстанда икенче тапкыр республика ифтары узачак. "Казан-Арена" стадионында үтәчәк ифтарда өч меңләп кеше катнашуы көтелә. Җәмәгать намазы да шунда махсус әзерләнгән урында укылачак. Чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы да көтелә. "Татар-информ" язуынча, ифтар вакытында Кырымның Бакчасарай шәһәре ятимнәренә ярдәм йөзеннән, хәер җыю планлаштырыла.

Беренче республика ифтары 2011 елны узган иде һәм анда бер меңләп кеше килде. Икенче ифтар 2012 елга планлаштырылган булса да, июль аенда дини җитәкчеләргә һөҗүмнән соң, иминлек сәбәпле аны уздырмаска карар кылдылар.

Камил Сәмигуллин киләчәктә республикакүләм ифтар ел саен оештырылачак дип ышандыра.

XS
SM
MD
LG