Accessibility links

Мөхәммәтшин президент атамасы турында яңадан сөйләшергә чакыра


Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика президенты атамасын үзгәртү турында тагын бер кат Мәскәү белән сөйләшергә кирәк дип саный. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар президент атамасын саклап калуны сорап мөрәҗәгатьләр юллый.

8 июльдә Татарстан депутатлары IV чакырылыш утырышка җыелды. Һәрвакыттагыча, депутатлар ялга китәр алдыннан Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар сорауларына җавап бирә. Бүгенге матбугат очрашуында Татарстан президенты атамасы мәсьәләсе дә күтәрелде, чөнки Русия кануны нигезендә, 2015 елга республикаларда президент атамалары үзгәртелергә тиеш.

Күптән түгел Татарстан Дәүләт шурасы канунилык һәм хокук тәртибе комитеты башлыгы Шакир Яһудин республика Конституциясенә Татарстан президенты атамасына бәйле үзгәрешләр инде быелның көзендә кертеләчәк, дигән иде.

"Эшче төркем федераль һәм халыкара хокук нормаларына каршы килерлек булмасын өчен бу мәсьәләнең юридик һәм конституцион ягын тикшерә. Президент атамасы урынына киңкүләм мәгълүмат чараларында төрле исемнәр тәкъдим ителә, шулай ук халыктан хатлар килә. Шуның берсе "Татарстан бабае", диде ул.

Шул ук вакытта Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан президенты атамасын үзгәртү мәсьәләсе турында тагын бер кат федераль үзәк белән сөйләшергә кирәк дип саный.

"Без бу канун Русия Дәүләт думасы тарафыннан үз вәкаләтен арттырып кабул ителгән дип саныйбыз. Сүз Русия Конституциясендәге хакимият структурасын һәм парламент атамасын, субъект башлыкларын, башкарма хакимият җитәкчеләрен субъектлар үзләре билгели, дип язылган маддә турында бара", диде ул.

Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан – федераль үзәк белән вәкаләтләрне бүлешү килешүенә ия бердәнбер субъект.

Сәясәт белгече Рафаил Хәкимов та күптән түгел Азатлыкка бу канунның Конституциягә каршы килүен әйткән иде.

"Безнең 2007 елдагы шартнамә бар һәм шуңа Мәскәүгә Конституцияне дә үтәргә кирәк. Анда тарткалашырга мөмкинлек бар-барын", диде ул.

Яһудин республика җитәкчесе атамасын үзгәртүгә бәйле төрле фикерләр килә, һәм шуның берсе "бабай" дисә, Мөхәммәтшин халыктан президент атамасын саклау турында мөрәҗәгатьләр күп килүен әйтте.

"Халык президентлыкны саклауны сорый. Шул исәптән республикадан читтә яшәүче татарлардан да күп мөрәҗәгатьләр килә", диде Мөхәммәтшин.

Азатлык радиосы да казаннардан бу хакта сораштыру уздырган иде һәм аларның да күбесе президент атамасы яклы булуын әйтте.

"Татарстанда президент атамасы калырга тиеш"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:01 0:00

XS
SM
MD
LG