Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау балалар бакчасында Сабантуй күңелле узды


Җәйге иң матур бәйрәмнәренең берсе – Сабантуе гөрләп авыл-шәһәрләрдә узганнан соң Удмуртиядә милли бәйрәмебезгә ноктаны Ижаудагы 116 санлы балалар бакчасы куйды.

Биредә ике дистә елдан артык татар һәм катнаш гаиләләрдән сабыйларны туган телебезгә өйрәтәләр, милли йолаларыбызга нигезләнеп тәрбиялиләр, төрле чаралар әзерлиләр. Ике дистә ел дәвамында биредә татар теле белгече Рәсилә Гатауллина балаларга милли рух сеңдерә. Һәр бәйрәмне ул бик җентеләп әзерли. Аларда балаларга да, чакырылган куналарга да кызыклы. Районның мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү идарәсеннән вәкилләр һәр бәйрәмнән үзләре өчен татар халкы турында яңалык алып китәләр дип уртаклашты.

Быелгы Сабантуе бакча ишегалдында матур итеп бизәлгән мәйданда узды. Балалар бик теләп һәр ярышта катнашты, егылды-торды, әммә читкә тайпылмады, финишка ашыкты. Балалардан соң әти-әниләр һәм хәтта әбиләр дә ярышларга чыкты.

Сабыйларын күзәтеп утыручы әбиләр арасында Сания апа Мракова һәм Филисә апа Асылова бәйрәмнәрдә үзләре дә каташа. Филисә Асылованың ике оныгы шушы бакчада тәрбияләнә. Олысы быел татар гимназиясенә укырга керә. Филисә ханым оныклары белән күп кенә бәйрәмнәрдә катнашкан. "Бакчада узган "Каз өмәсе" бәйрәменнән фотосурәтләр күп ясадык, алар гомерлеккә истәлек", дип сөйләде. Хәзер дә бәйрәмдә балаларның шау-гөр килеп уйнауларын рәхәтләнеп күзәтте әби. Милли уеннарыбызны оныклары белеп үсүенә шатлана. "Без бит барысын да өйдә өйрәтә алмыйбыз, бакча, тәрбиячеләр бу очракта зур ярдәм", диде Филисә Асылова.

Ярышларда бик теләп катнашучылардан Вәсилә белән Булат янып-пешеп чыкканнар. Шәһәр Сабантуенда булганнар, әмма анда уеннар олылар өчен генә оештырылу сәбәпле, күзәтеп кенә йөргәннәр. Инде үзләрендә рәхәтләнеп уйныйлар.

Балалар уенчык атларга атланып узышты, кашыкка йомырка куеп йөгерде, капчык сугышында катнашты, көянтә-чиләк тотып ярышты. Һәр уенда катнашу өчен чират булды. Милли көрәштә катнашырга теләүче малайлар саны да күп иде. Келәмгә басуны түземсезлек белән көтте алар. Көрәштә катнашучыга бүләк тә әзер – чын Сабантуендагы кебек, тәкә. Тик хәзер ул камырдан пешерелгән. "Элек кибетләр буйлап уенчык тәкә эзли идек. Берничә ел бакча ашханәсендә тәкәне камырдан пешерәбез. Батыр калучылар дусларын да сыйлый, өйләренә дә алып китәләр", дип сөйләде татар теле белгече Рәсилә Гатауллина. Быел бәйрәмдә катнашкан һәр төркем балалар өчен татлы ризыклар да әзерләгәннәр иде.

Шулай итеп, бәйрәм күңелле узды. Балаларның да, әти-әниләр, әби-бабайларның күңелләре күтәренке. Быелгы бәйрәмдә башка бакчалардан да сабыйлар булуы, аларның да хәтта татар телендәге җырларны башкаруын, уеннарда катнашуын күзәтү дә кызыклы иде. Төрле гаиләдән ул балалар. Алар татар милли бәйрәме белән танышты, бәйгеләрдә катнашуы күңелләрендә озак сакланыр.

XS
SM
MD
LG