Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:29

Төньяк-Кавказ бүлге хәрби мәхкәмәсе Махачкаланың элекке мэры Сәит Әмировны теракт әзерләү һәм канунсыз корал әйләнешендә гаепле дип табып 10 елга кырыс режимлы колониягә хөкем итте.

Тикшерү сүзләренчә, элекке мэр үзенең сәяси көндәше булган Сәгыйть Муртазалиевны юк итү өчен сатып алынган зенит-ракета комплексы ярдәмендә депутатның очкычын бәреп төшерергә һәм аны террор дип күрсәтергә планлаштырган. Шулай ук Әмиров 2011 елның 14 декабрендә Русия тикшерү комитетының Махачкаладагы хезмәткәре Арсен Гаджибәковны үтерүдә гаепләнә. Әмиров бер генә җинаятьттә дә үзенең гаебен танымады.

Гаепләү ягы аңа 13 ел төрмә сораган иде. Шул ук җинаять эше нигезендә аның тагын бер туганы Әмиров, Каспийски мэры урынбасары Юсуп Җаппаров һәм Хасавюртның элеккеге прокуроры Магомед Абдулгалимов гаепләнә.

Сәит Әмиров 1998 елдан алып 2013 елга кадәр Махачкала мэры булып торды.

XS
SM
MD
LG