Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:27

Русиядә киләсе елга хөкүмәт идарәләренә казнадан акчалар күбрәк бүленәчәк


Tatarstan -- Grandma's retirees. Due to lack of money went into the street trade, 17Nov2010

Tatarstan -- Grandma's retirees. Due to lack of money went into the street trade, 17Nov2010

Киләчәк ике елда Русия югары дәүләт оешмалары эшчәнлегенә казна чыгымнары артачак. «Коммерсант» язуынча, әаеруча да үзәк сайлау комиссиясенә күп чыгымнар таләп ителәчәк. 2016 елда узачак Русия Дәүләт думасына сайлау сәбәпле, сайлау комиссиясенә тугыз миллиард сумга күбрәк акча бүлү каралган. 2017 елның беренче яртысында сайлауга нәтиҗә ясау өчен оешмага тагын биш миллиард сум бүләчәкләр.

Русия Дәүләт думасын тоту чыгымнары киләсе елда 1 миллиард 200 миллион сумга артачак. Дума идарәсе вәкиле чыганаклары газетага белдерүенчә, чыгымнар депутатларга хезмәт хакын арттыруга тотылачак.

Шул ук вакытта 2017 елда күп кенә дәүләт оешмалары экономиягә күчәчәк.

Бу көннәрдә «РИА Рейтинг» агентлыгы үз хисабында Русиянең 68 төбәгендә яшәү дәрәҗәсе уртачадан кимрәк булуын язды.

XS
SM
MD
LG