Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уразадагы футболчылар башкалардан ким уйнамый


Русия һәм Җәзаир уены
Русия һәм Җәзаир уены

Быел Бразилиядәге Дөнья футбол беренчелеге 1986 елдан соң беренче тапкыр Рамазан аена туры килде. Эссе һава, тыгыз уеннар булуга карамастан, кайбер мөселман футболчылар уразаны калдырмады. Җәзаир такымы керемне Фәләстингә юллады.

Дөнья футбол беренчелеге ахырына якынлашып килә. Быел ул Рамазан аена туры килде. Уеннар узган Бразилиядә ураза вакыты көненә 13 сәгать ярым тирәсе булды. Шуңа да карамастан, дистәләгән мөселман футболчысы ураза тоткан килеш стадионнарга чыкты.

ФИФА һәм төрле илләрнең футбол такымнары хуҗалары шәхси кагылсызлыкны истә тотып, ураза тотучы уенчыларның исемнәрен атамады. Шуңа да карамастан, ураза тотуның уен сыйфатына бәйлелеге белән кызыксынган журналистлар бу мәсьәләгә битараф кала алмады.

Германия такымы уенчысы, чыгышы белән төрек Месут Өзил, Швейцария такымыннан чыгышы белән Косово албаны Жердан Шакири, Гранит Дҗака вә Валон Бехрамий сәламәтлеккә зарар килү мөмкинлеген әйтеп, беренчелек дәвамында ураза тотмаячакларын әйтте.

Шул ук вакытта Франция футбол җыелмасыннан сенегаллар Бакари Санья, Мамаду Сако һәм малилы Муса Сисоко, Германиядән тунислы Сами Хедира, Бельгия такымыннан малилы Муса Дембеле, мароканлы Маруан Феллайни вә албан Аднан Янузай бу хакта әйтмәүне хуп күрде.

Җәзаир такымы остазы Вахит Хәлилхоҗич Рамазан турындагы сораулардан шактый арганлыгын яшермәде.

"Бу беренчелек алдыннан бик күп кызык әйберләр булып тора, әмма, шуңа да карамастан, журналистлар һаман ниндидер җәнҗал табарга тырыша. Әйе, Рамазан башланды, кайбер Җәзаир газетларында мине һәм минем уенчыларны тәнкыйтьлиләр, хәтта яныйлар да. Мөселманнар минем такымда беренче тапкыр гына уйнамый һәм алар, ничек кирәк дип саный, шулай эшләячәк. Туйдырды моның ише сораулар", диде ул Бразилиядә журналистларга.

Җыелма такымның уенчысы Мәҗид Бугерра бу хакта башкаларга караганда ачыграк җавап бирде.

"Мин моның өстәмә авырлык икәнен аңлыйм, әмма мин Аллаһ кушканны эшлим һәм ураза тотачакмын", диде.

Җәзаир уенчыларының башкалары ачык итеп бернәрсә әйтмәсә дә, уен дәвамында аларның бер тамчы да су эчмәве күпләрне игътибарсыз калдырмады.

Уразаны дөрес тоткан уенчы сәламәтлегенә зыян килмәячәк

Бразилия мөселманнары оешмаларының вице-президенты Али Зогби телевидениедәге әңгәмәдә: "Әгәр кеше ризыксыз физик күнегүләр белән шөгыльләнә икән, аның проблемнары туачак. Шуңа уенчыларга бу вакытта ураза тотмауга рөхсәт бирү дөрес булыр иде", диде.

Футбол – иң күп хәрәкәт таләп иткән спорт төредер. Шуңа, гадәттә һава торышы 30 дәрәҗә кызуга җиткәндә һәр ярты сәгать саен уенны туктатып, футболчыга су эчәргә мөмкинлек бирелә.

ФИФАның медицина депаратменты башлыгы Иржи Дворжак ураза тотучы уенчы физик хәле начараюдан зыян күрергә тиеш түгеллеген әйтте.

"Без Рамазанда уенчыларның үз-үзен ничек хис итүе турында киңкүләм тикшерүләр уздырдык, һәм, әгәр дә уразаны дөрес итеп тотсаң, уенчыга бернинди зыян булмаячак", диде ул.

АКШтагы биотехнологик тикшеренүләр милли үзәге дә 2011 елда ураза тоткан 16 мөселман футболчы арасында тикшерүләр уздырган иде. Нәтиҗәдә, әгәр ураза тоткан футболчы ифтар белән сәхәр арасында җитәрлек су эчсә һәм дөрес тукланса, бу аның уен сыйфатына нык тәэсир итмәячәген әйтте.

Быел да Дөнья беренчелегендә Җәзаир уенчыларының иң көчлеләрдән саналган Германия такымына каршы уразада килеш яхшы уен күрсәтүе моңа дәлил булып тора. Русия такымы да нәкъ Җәзаир футболчылары белән уенны 1-1 исәбендә тәмамлагач чемпионаттан төшеп калды.

Әлбәттә, иртәнге алтынчы яртыда сәхәр һәм кичке алты тулганда ифтар кылынган, 27-28 дәрәҗә кызулык булган Бразилиядә ике сәгатьләп футбол уйнау җиңел эш булмагандыр. Шуңа исламдагы биш фарызның берсе булган уразаны калдырмаучы Җәзаир спортчылары күпләрдә соклану уятты. Әлеге ил футболчылары үзләре дә бик бай булмаса да "аларда мохтаҗлык күбрәк" дип уеннан килгән керемнәрен фәләстиннәргә җибәрде.

Үткән елны Казанда узган Универсиада уеннары Изге Рамазан ае белән туры килгән иде. Ярышта катнашучы якынча 50 спортчы ураза тотты. Шуларның берсе Оманнан килгән теннисчы Әхмәд әл-Мәхруки.

"Рамазанның беренче көннәрендә авыррак иде. Бу җирлеккә күнекмәгән бит. Ләкин соңыннан ураза вакытында махсус җәдвәл, көн тәртибен төгәлләштергәч җиңелрәк була. Иртән ашау, спорт, авыз ачу – һәр нәрсәнең үз вакыты", диде ул.

XS
SM
MD
LG