Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:40

Омски өлкәсендәге татар авылларында булып киткән галимнәр анда яшәүчеләр теленең башка татар диалектлары белән бер үк нигездә булуын әйтә.

Күптән түгел Омски өлкәсендә себер татарларының әдәби, музыкаль мирасын, халык авыз иҗатын, рухи һәм мәдәни байлыгын, җирле тел-сөйләм үзенчәлекләрен барлау, өйрәнү һәм халыкка яңадан кайтару максаты белән комплекслы фәнни экспедициягә килгән бер төркем татар галимнәре булып китте.

Казаннан килгән галимнәр Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәрләре. Әйтергә кирәк, әлеге институтта татар теленең тарихы һәм хәзерге вазгыяте, икетеллелек, татар әдәбияты тарихы һәм башка халык әдәбиятлары белән бәйләнеше, текстология һәм археография, лексикология һәм лексикография, татар халык авыз иҗаты, диалектология, театр, рәсем, музыка сәнгате тирәнтен өйрәнелә.

Институт мондый экспедицияләрне планлы рәвештә ел саен оештырып килә. 1939 елда оешкан әлеге фәнни-тикшеренү институтының беренче экспедициясе шул ук елны себер татарларының фольклорын һәм сөйләмен өйрәнү өчен Көнбатыш Себергә оештырылган була. Нәтиҗәдә "Көнбатыш себер – Бараба, Тара, Тәбриз һәм Тубыл татарларының сөйләм теле үзенчәлекләре» (Особенности разговорной речи татар Западной Сибири – барабинцев, тарских, тевризских и тобольских татар) дигән хезмәт дөнья күрә. Хезмәттә себер татарлары сөйләменең татар теленең башка сөйләмнәре белән бер нигездә булуы исбатлана.

Г. Ибраһимов исемендәге институт галимнәре Русиянең төрле төбәкләренә һәр елны комплекслы фәнни экспедицияләргә чыгалар. Быелгылары Самара һәм Омск өлкәләренә планлаштырылган. Себергә институтның фән эшләре өчен җаваплы мөдир урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов җитәкчелегендә җиде галим килде.

Себер җиренә фәнни экспедициягә килгән галимнәр үзләрен кызыксындырган мәгълүматларны Омски төбәгенең татарлар күпләп яши торган Тәбриз һәм Усть-Ишем районнарында җыйдылар. Алар Тәбриз районының Отыз, Кышлау, Козгын, Әйер, Тау һәм Тәбризнең үзендә, Усть-Ишем районының Эбаргүл, Илчебага, Саургач, Тибенде, Каенавыл, Әшевән, Олы Бүрән авылларында һәм шулай ук район үзәгендә эшләделәр.

Казаннан килгән белем ияләре беренче чиратта Себер татарларының гади, эчкерсез булуларына игътибар иткәннәр. Кемгә керсәң дә, ачык йөз белән каршы ала, түргә уздыра, чәй тәкъдим итә, аннан соң гына ни йомыш белән йөрүеңне сорый, ярдәм итәргә тырыша, дип сөйләделәр.

Әмма Себер татар авылларының гомуми халәтенә игътибар итми мөмкин түгел: юллар начар, яшьләр авылда калырга теләми, эш эзләп Омскига, төньякка китәләр. Дөрес, бик матур яшәп яткан авыллар да бар. Мәсәлән, Усть-Ишем районының Саургач авылында башка күренеш – яшьләр бар, мал тоталар, йортлар төзиләр, балалар үстерәләр, диләр галимнәр.

Тел үзенчәлекләре турында тел галиме Олег Хисамов үзенең фикерләре белән уртаклашты. "Бүгенге көндә татар теленең фәндә кабул ителгән өч диалекты бар – көнбатыш диалект ягъни мишәр диалекты, Казан татарлары сөйләшен тәшкил иткән урта диалект һәм көнчыгыш диалект – себер татарлары сөйләше. Әмма без бербөтен татар халкы, телебезнең нигезе дә барыбыз өчен дә уртак. Диалектлар эчендә дә төрле сөйләшләр бар. Казан татарлары сөйләшенә караган Минзәлә сөйләшен, Кама тамагы сөйләшен чагыштырып карасаң – алар да аерыла. Кайсы гына халыкны алсаң да, ул шулай, һәм тел үзенчәлекләре турында сөйләгән вакытта аермалыгыбыздан бигрәк безнең бер халык булуыбызга басым ясарга кирәк", – ди Олег Хисамов.

Филология фәннәре докторы Рамил Исламов, мәсәлән, телдәге уртаклыклар турында мондый мисал китерде – Омски өлкәсенең Себер татар авылларында, керең, дип әйтәләр (әдәби телдә – кер, керегез). Минем туган ягымда – Башкортстанның Балтач, гомумән, төньяк районнарында да нәкъ шулай сөйләшәләр, барың, килең, керең, дип. Бу бары тик туган телебезнең уртаклыгы белән генә аңлатыла, ди Рамил әфәнде.

Казан галимнәре Омски өлкәсенең татар авылларында мәктәпләрдә татар теленең укытылмавына да игътибар иткән. Әгәр мәктәпләрдә тел укытылмый икән, алдагы буыннар үз телләрендә яза да, укый да белмәячәкләр. Заманында зур мәдрәсәләр тоткан, мәдәни учаклары булган себер татарларының туган телләрендә язусыз калуга баруы бик тә аяныч, ди Рамил Исламов.

Рамил әфәнде – археограф, ул экспедициядә борынгы кулъязмалар, сирәк китаплар белән белән кызыксына. Гарәп графикасында басылган һәм борынгы кулъязма китаплар бу сәфәрдә азрак табылган, аның сәбәпләре – шәхес культы елларында эзәрлекләнүләр, Совет хакимияте вакытларында шактый китапларның юкка чыгарылуы. Бик борынгы басмалар очрамаган, табылганнарының күбесе Казанда басылган, алар XX гасыр башына карыйлар. Оренбур якларыннан китерелгән китаплар да очраган.

Себердә татар теленең бүгенге халәте турында 1992 елдан бирле Себергә килеп йөрүче галимә, филология фәннәре докторы Дөрия апа Рамазанова сөйләде. Ул: "Бөтенесе халыкның менталитетыннан тора, халык үзен сакларга тырышса, үзен, телен хөрмәт итсә, яратса, балаларын өйрәтсә – тел беркайчан бетми. Менә бүген, Тәбриз автовокзалында ике яшь кенә кыз матур итеп татарча сөйләшеп утыралар. Шулай, үз телләрендә сөйләшсәләр күңелгә якын. Чит илләргә чыксаң, анда үз телен белмәгән кешене хөрмәт итмиләр. Себер татарларының үз сөйләшләрен, гореф-гадәтләрен саклаулары бик зур әһәмияткә ия", дип, фикерләрен белдерде.

Яшь галимә, филология фәннәре кандидаты Миңнира Булатованың Себер җиренә беренче мәртәбә аяк басуы. Миңнира ханым да Омски татар авылларындагы сөйләшнең башка тәбәкләрдә яшәүче татарлар сөйләше белән аваздаш, уртак булуына игътибар иткән.

Филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова: "Татар фольклористикасы бүгенге көндә зур үсешкә ирешкән фәннәрнең берсе. Әлеге фәннең үсешенә зур өлеш керткән галимнәребез арасында чыгышлары белән Себердән булган Фатих Урманчеев, Флора Әхмәтова-Урманче һәм Хәмит Ярми дә бар. XIX йөзнең икенче яртысында күренекле тюрколог Вильгельм Радлов та нәкъ шушы Себер татарларының, ягъни Бараба, Тара, Төмән татарларының фольклорын җыеп, безнең көннәргә кадәр китереп җиткергән. Әгәр дә шушы алман галиме булмаса, татар халык иҗатының дастаннары безнең көннәргә кадәр килеп җитәр идеме икән", ди Илсөяр ханым.

Биредә, 2012 елда Радловның "Көнъяк Себердә һәм Жунгар далаларында яшәүче төрки кабиләләрнең сөйләме" китабының 140 елдан соң Татарстан китап нәшриятенда кабат нәшер ителүе хакында белдереп үтү урынлы булыр. Бу җәһәттән төрки телләр белгече, филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Йосыпов, Казан Федераль университетының филология һәм сәнгать институты татар филологиясе бүлеге мөдире, профессор Флера Сәйфуллина, Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми сәркатибе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров Омскига килеп, өлкә үзәгендә һәм өлкәнең Тара шәһәрендә шушы хезмәтне тәкъдим иткән иде.

Инде бүгенге темабызга әйләнеп кайтсак, Илсөяр Закирова сүзләренә караганда, биредә дә халык иҗаты акрынлап онытыла бара. Бу сәфәрдә материал азрак тупланган. Борынгы җырларны җырлап бирүче, әкиятләр, риваятьләр белгән информантлар юк дәрәҗәсендә. Шул ук вакытта борынгыдан сакланып калган гореф-гадәтләр, йолаларны да язып алганнар. Аларның кайберләре фәндә аз билгеле. Мәсәлән, себер татарларының "Боз озату" һәм "Су туй" йолалары шундыйлардан.

Һәр авылда диярлек, Иртештә боз киткән вакытта "Мәңке бабайга" сәлам әйтеп калу бу якның үзенчәлекле бер йоласы булган. Бөтен авылларда да бер үк сүзләрне әйтмәгәннәр, кайбер авылларда "Мәңге"гә, кайберләрендә "Мәңгеле"гә яисә "Мәңгелек"кә сәлам әйтү булган. Мәңгелекне русча "вечность" дип аңлатканнар, биредә "мәңгелек" дигән сүз астында – Төньяк боз океаны күздә тотыла.

Яз белән бәйле йола –"Бахчар туе" дигән йола булган. Бахчар, дип Себердә сыерчыкны атыйлар. Яз көне сыерчыклар кайтканда махсус боткалар пешереп, кайткан кошларны исәнләшеп каршы алганнар, бала-чагалар үзләре дә сыйланганнар, сыерчыкларны да сыйлаганнар. Бу йола хәзергә чаклы килеп җиткән, кайбер авылларда кошларга җим чыгару әле дә бар икән, ди Илсөяр ханым.

Дастаннар, бәетләр, сюжетлы җырлар кебек жанрлар сакланмаган. Урман ияләре, йорт ияләре, су ияләре турында ышанулар сөйләгәннәр. Безне җырларыбыз да берләштерә, һәрбер авылның үз көе бар, үз җыры бар. Әмма бездә дә, Себердә дә шул ук "Сарман"ны, "Агыйдел"не җырлыйлар. Бу безнең бер халык булуыбызны күрсәткән тагын бер дәлил, ди Илсөяр Закирова.

Дөрестән дә, мин үзем, Башкортстанның ерак бер почмагында туып үскән, ул вакытта Себер татарлары турында бихәбәр булган кеше. Бала чакта "алма сатучылар килгән, үлчәүләре бар микән, әҗәлгә дару бар диләр, мәхәббәткә бар микән", дип җырлый идек. Баксаң, ул Себер ягында да җырлана торган, Себер татарлары җыры "Илчебага" икән. Хәтта көе дә шул ук.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG