Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина көнчыгышында тотрыксыз хәл саклана


Украина хәрбиләре кораллы чаралар алып барган илнең көнчыгышында бик киеренке хәл саклана. Аеруча да Донецки, Горловка, Лугански, Антрацит, Северодонецки, Краснодон шәһәре районнарында хәл тотрыксыз.

Махсус чараларның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, узган тәүлектә өч хәрби үлгән, 27се яраланган.

"Информационное сопротивление" төркеме җитәкчесе Дмитрий Тымчук хәбәр итүенчә, Донецки өлкәсендә сепаратистларның юлда куйган шартлаткычылары шартлап ике украин хәрбие һәлак булган, 11 яраланган.

Моннан тыш, Лугански өлкәсе "Должанский" чик сагына ут ачуы нәтиҗәсендә, җиде хәрби яраланганы хәбәр ителә. Барлыгы атнакичкә каршы төндә биш украин армиясе ныгытмасы утка тотылган.

XS
SM
MD
LG