Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:48

Кырымтатар язучылары берлеге мөстакыйль булырга тели


9 июльдә Кырымтатар язучылары берлеге утырышында Кырымда барлыкка килгән яңа Русия шартларында берлекнең киләчәге хакында сүз барды. Берлекне яңадан мөстәкыйль рәвәштә Кырымда теркәргә дип карар ителде.

9 июльдә Кырымтатар язучылары берлеге утырышында Кырымда барлыкка килгән яңа Русия шартларында берлекнең киләчәге хакында сүз барды. Язучылар бу хакта фикер алыштылар.

Бер төркем язучылар безгә яңадан Русия кануннары нигезендә теркәлергә, Русиядәге язучылар берлеге белән килешеп эшләргә кирәк дип, икенчәләре без үзебез мөстакыйль булырга тиеш һәм Кырымдагы шартларга күрә эшләргә тиешбез, өченчеләре исә Мәҗлес Украина яклы позицияне тота, без Украина язучылары берлеге белән эшләп килдек, алар белән элемтәне дәвам итергә кирәк дигән фикерләрне белдерделәр.

Язучы Аблязиз Вәлиев: Әгәр дә без алга таба рәсми рәвәштә яшәргә тәләсәк, без Кырымда булган төрле түгәрәкләргә түгел, Русия язучылары берлегенә керергә тиешбез. Русия язучылары берлегенең читтәге әгъзаларына бик күп өстенлекләре (привилегияләре) бар. Мәсьәлән, без 20 елда һичбер ташламадан файдаланмадык. Әйтегез, кемгә ял йортына юллама бирелде, кемгә ниндидер матди ярдәм күрсәтелде? Ә Русиядә бу нәрсә бүген дә дәвам итә. Аның өчен моны белешергә кирәк, бу нәрсәләр дәвам итәме, юкмы. Без аларга барып тап итеп егылырга тиеш түгел.

Закир Куртнезир: Без башта үзебезнең мөстәкыйль булган Кырымтатар язучылары берлеген саклап калып аны яңадан теркәтик, аннары Велиев әйткән Русия язучыларының кайсылары белән эш итәчәгебезне карарбыз. Кырымдагы язучыларны оештырырга йөргән бу тереховлар-мереховларга кушылмыйк.

Урие Эдемова: Хәзер бөтен нәрсә яңадан теркәлә. Безгә башта теркәлү узарга кирәк.

Риза Фазыл: Язучыларның Велиев сөйләгән ташламалары ул Советлар берлеге заманында калды, алар хәзер юк бер җирдә дә. Безнең кулыбызда Украина язучылары берлеге таныклыгы бар, аны бездән беркем тартып алмый.

Закир Куртнезир: Ул таныклык инде бер тиен...

Риза Фазыл: Теркәлү үзсак, урыс таныклыгы да була ала, моның бер зыяны булмас. Мондый варианты да бар.

Бүген Русиядә берничә язучылар берлеге бар, алар һәрберсе үзенә күрә эш итә, ләкин алардан безгә ниндидер матди ярдәм көтү – иллюзия, Кырымнан тыш безгә кемдер матди ярдәм күрсәтәчәк дип көтмәгез диючеләр, Кырым хакимияттеннән ярдәм таләп итәргә чакыручылар да булды.

Кырымда барган бөтен оешмаларны яңадан теркәү барышында Кырымтатар язучылары берлеген дә яңадан мөстәкыйль рәвәштә Кырымда теркәргә дип карар ителде утырышта.

****

Белешмә

1934 елда Кырым язучылары берлеге төзелә, аның рәисе итеп Ильяс Тархан сайлана.

1957 елда Үзбәкстан язучылары берлегендә Кырымтатар язучылары секциясе эшли башлый.

1992 елда Акмәчеттә Украина язучылары берлегенең Кырым бүлегендә кырымтатар язучылары шурасы оеша.

2008 елда Акмәчеттә Кырымтатар язучылары берлеге рәсми теркәлә, һәм, Украина язучылары берлегенең идәрә карары белән, бу берлек Украина язучылары милли берлегендә автоном статуска ия була.

XS
SM
MD
LG