Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пятигорски мәчете чүп эшкәртү корылмасы янында төзеләчәк


Tatarstan -- Pyatigorsky sity mosque
Tatarstan -- Pyatigorsky sity mosque

Ставрополье мөселманнары Диния нәзарәте һәм Винсады авылы халкы мәчет төзү тирәсендәге низагны хәл итте. Элегрәк Пятигорскидан ерак булмаган Винсады авылы халкы мәчет төзүгә каршы 3,5 мең имза җыюы хәбәр ителгән иде. Әлеге урын мөселманнарга мәчет төзү өчен Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать иткәннән соң бирелде. Анда алар мәхкәмә тарафыннан тыелган мәчет урынына төзелеш өчен яңа урын таба алмауга зарланды.

«Төзелешне элек безгә хакимиятләр тәкъдим иткән урында алып барырга планлаштырабыз. Ул урын төзелешкә халкы протест белдергән авылдан 25 чакрым ераклыкта урнашкан. Анда беркем яшәми, янында бары тик чүп эшкәртү заводы гына бар. Бу җир авылныкы санала, халык шуңа канәгатьсезлек белдергәндер, әмма бик теләгән очракта да алар мәчеттәге халык белән очрашмаячак», диде Ставрополье мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге вәкиле Рузанна Данилова.

Милли эшләр комитетында Югра агентлыгына белдерүләренчә, Винсады авылы сайлануы юкка түгел, чөнки мөселманнар зур мәчет төзәргә тели.

«Әлбәттә җирле халык белән аңлашылмаучанлык чыгарга мөмкин, бигрәк тә Сүриядәге хәлләрдән соң ислам халыкны куркыта, шуңа күрә аларга ябылып ятмыйча, үзләре, хәйрия проектлары турында күбрәк сөйләргә кирәк», дигәннәр.

XS
SM
MD
LG